Район хуҗалыкларында көзен башланган семинарлар кышкы чорга кергәч тә дәвам итә. Моңа кадәр семинар аерым бер җәмгыятьнең кышка әзерлеген тикшерү максаты белән оештырылса, хәзер инде район башлыгы Энгель Нәвап улы шушы рәвешле барлык хуҗалыкларның да яшәеше каралып, бәяләнәчәк дип белдерде.
.jpg)
Хәер, Һәр тармакта глобаль үзгәрешләр, яңарышлар барган чорда семинар-киңәшмәләрне ңәһәмияте гаять зур. Рәисләрнең үзләре өчен дә мөһим мондый төр очрашулар: кемгә тиңләшәсе, кайсы хуҗалыктан үрнәк аласы, нинди хата-кимчелекләрне төзәтәсе – барысына да җавап табарга мөмкин аларда.
.jpg)
Шунысы да күзгә ташлана, семинар кайсы гына хуҗалыкта оештырылса да, җәмгыятьләрнең итәк-җиңнәре җыелган. “Нигез” хуҗалыгының исә итәк тә, җиң дә даими сызганулы дигән фикер туды. Юк, биредә бу семинарга махсус әзерләнмәгәннәр. Биредәге тәртип инде күптәннән дәвам итә. Монда, билгеле, хуҗалык дилбегәсен каты тоткан Дамир Җәлиловның тырышлыгы әйтеп бетергесез.
.jpg)
Соңгы елларда терлекләрдә кан бозылу, җилем авырулары еш күзәтелә. Шуңа бу мөһим чараларга чыгымнарны экономияләү һич килешми. Бигрәк тә җәйге чорда терлек азыгы хәстәрләгәндә технологик таләпләрне истән чыгарырга ярамый. Бу мөһим операция вакытында хуҗалыкларның баш агрономнары белән бергә, ветеринария табиблары да тыгыз элемтәдә торып, аңлашып эшләргә бурычлылар. Нигезлеләр моны, шөкер, яхшы аңлый.
.jpg)
Семинар-киңәшмә “Нигез” хуҗалыгының ындыр табагында башланды. Бу юнәлештә хуҗалыкның эшне яңача, заман рухын тоеп оештыруы мактауга лаек. “Нигез”дә элиталы, сыйфатлы чәчүлек орлык булдыру, аны заманча технология нигезендә чәчеп, эшкәртү алымнарына зур игътибар юнәлтелә. Бу аңлашыла да, чөнки районның кайбер хуҗалыкларында булган чәчүлек орлыкларының сыйфаты түбән. Шулай булгач, аннан яхшы тишелеш, мул уңыш өмет итеп булмавы һәркемгә мәгълүм. Сүз уңаеннан, җитен культурасын чәчеп тә, шактый файда алган бу җәмгыять.
.jpg)
Шуннан соң семинарда катнашучылар техникаларның саклауга куелышы, машина-трактор паркында булган үзгәрешләр белән таныштылар. Бүген искегә куанып яшәмиләр биредә, яңалыкка омтылышлары да һәр тармакта ярылып ята нигезлеләрнең. Җылытылган ремонт биналары, быел гына сафка баскан егәрле техникаларны юу урыны менә шул хакта сөйли. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев “Нигез” хуҗалыгы үрнәгендә һәр хуҗалыкта техника, агрегатларны сафка бастырырга, төзекләндерергә кирәклеген әйтте. Бу эштә сүлпәнлек күрсәтүчеләрне тәнкыйтьләде.
–Бүген сез күргән яңалыклар кунаклар игътибарына күрсәтү максатыннан тәкъдим ителми. Барысын да үзебез өчен эшлибез, - диде хуҗа.
.jpg)
Шактый еллар нәсел хуҗалыгы булу белән дан тоткан “Нигез” хуҗалыгының терлекчелек тармагын да игътибар үзәгенә алды семинарда катнашучылар. Һәр бинада, бүлектә тәртип, чисталык күзгә ташлана. Малларны юнәлешле үстерүгә дә зур игътибар бирәләр биредә. Күңел биреп эшләгәч нәтиҗәләре дә сөенечле.
Биредә чыннан да һәр тармакны да бергә бәйләп алып баралар. Әгәр һәр гамәлне ныклап исәпләп эшләсәң, һичшиксез уңышлы ул терлекчелек. Бу көннәрдә нигезлеләр тәүлеккә 6000-6500 килограмм сөт җитештерәләр. Хуҗалык кассасына һәркөнне саллы табыш кереп тора дигән сүз бу. Бу исә очны-очка ялгап яшәргә тулысынча җитеп бара. Хезмәт хакын түләүдә дә проблемалар юк.
Дамир Әмин улы исә хуҗалыкта тәүлеклек сөтне 10 тоннага җиткерүне максат итеп куйган. Моның буенча шактый җанлы хәрәкәт бара хуҗалыкта. Кайчандыр лейкоз авыруы нәтиҗәсендә нәсел буенча эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булган “Нигез”. Бүген дә биредә лейкоз авыруы төп проблемаларның берсе. Әмма хуҗалык рәисе кул кышырып утыра торганнардан түгел. “Савым сыерларында лейкоз авыруын тулысынча бетерү – яңа елга куелган төп бурыч”, - дип искәртте ул. Аның сүзләреннән аңлашылганча, инде җәй айларында алар бурычны үтәп чыгачак. Бу нисбәттән сәламәт терлек тәрбияләү өчен шартлар тудырылган. Лейкозлы сыерлар авыруларыннан аерылган. Алар бәйләүсез шартларда, аерым ике бинада тәрбияләнә. Өстәвенә, хуҗалык Балтачның нәселле таналарына игътибар юнәлткән. Сәламәтлек белән беррәттән, савымның реаль артачагына ныклы ышаныч та бу.
.jpg)
Семинарда катнашучылар шулай ук сөтнең сыйфатын билгеләүче төп факторларга тукталдылар, азыкның эшкәртелүе, мал тизәге анализлары да лаборатор тикшерү процессы аша тәкъдим ителде.
.jpg)
Бу елга хуҗалык рәисләре өчен гамәлгә куелган соңгы семинарның “Нигез” хуҗалыгында оештырылуы юктан гына түгел кебек тоелды. Күпләргә үрнәк булырлыгы бар аның. Гади тел белән әйткәндә, хуҗалыкның, чыннан да, нигезе нык, маллары тук. Яңа елда яңалыкка омтылган хуҗалыклар өчен лаеклы мисал ул “Нигез” җәмгыяте.