ОПЕРАТИВ СВОДКА: Бу атна эчендә Актаныш районында ниләр булган?

2019 елның 27 декабре, җомга

2019 елның 21 декабреннән 27сенә кадәр аралыкта Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә 35 хәбәр теркәлгән. Атна дәвамында  2 җинаять  эше, 6 административ эш кузгатылган.

Җинаять  эшләренә тукталсак,  алар түбәндәгеләр:

- 15 декабрь көнне Актанышта яшәүче 1995 елгы ир-ат законсыз рәвештә авылдашының автомобиленә хуҗа була. Максаты урлау булмаса да, аңа каралата  җинаять  эше кузгатылган.

- Ноябрь аенда районыбызның бер җирлегендә почта хезмәткәре булып хезмәт куючы 1981 елгы хатын-кыз пенсионерның 13 867 сум акчасын үзләштергән Әлеге факт буенча гражданкага карата җинаять  эше кузгатылган.

Районда административ практика буенча барлыгы 6 беркетмә төзелгән.

Атна эчендә исерек хәлдә җәмәгать урынында йөрүчеләргә карата – 2, ялган хәбәр белән махсус хезмәткәрләрне чакырту буенча - 1, зыян китерү яки юкка чыгару факты буенча – 1, тынлыкны бозу буенча – 1, кыйнау факты буенча 1 беркетмә төзелгән.  

Бу хакта Россия ЭЭМ Актаныш районы буенча бүлеге хәбәр итә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International