Актаныш районында фән олимпиадаларының муниципаль этабы 8 ноябрьдән 23 декабрьгә кадәр аралыкта дәвам итте. 31 фән буенча гамәлгә куелган олимпиадаларда район мәктәпләреннән 2 485 укучы белемнәрен сынады. Бу сан, узган ел белән чагыштырганда, 300гә күбрәк булуы белән игътибарга лаек.
Быелгы олимпиада хәрәкәтенә дә Актаныш районының белем бирү учреждениеләре ныклы әзерлек белән керүен билгеләп үтте район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Рамис Зинарис улы Нуруллин. Укучылар аеруча рус, татар теле, җәмгыять белеме, тарих фәннәре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Информатика, астрономия, химия, физика олимпиадаларында әзерлекнең йомшак булуын искәртте Рамис Зинарис улы.
Белем бирү оешмаларын аерым караганда, төп белем бирүче мәктәпләрнең олимпиадага әзерлек дәрәҗәсе ике төркемгә бүлеп анализланган: укучылар саны илледән артып киткән һәм илледән ким булган.
Беренче төркемдә лидерлык позициясе Яңа Әлем төп гомуми белем бирү мәктәбендә. Муниципаль этапта мәктәп укучыларының икесе – җиңүче, сигезе призер булып танылган. Богады мәктәбендә дә җиңүчеләр саны икәү, призлы урын ияләре исә алтыга тиң. Иске Байсар мәктәбенең җиде укучысы олимпиада нәтиҗәләре буенча призер булган.
Укучылар саны илледән кимрәк булган мәктәпләрдә олимпиада хәрәкәтенең нәтиҗәләре: Әтәс һәм Теләкәй мәктәпләрендә җиңүче титулына бары тик берәр укучы гына лаек булган. Ике мәктәптә дә призерлар саны алтышар. Татар Ямалысы мәктәбенең 5 укучысы, шулай ук, призерлар сафында.
Урта мәктәпләр арасында иң югары күрсәткечкә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат ирешкән. Биредә җиңүчеләр саны 39га тиң, призерлар - 87. Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре дә лидерлар өчлегендә. Икенче мәктәп олимпиадаларның муниципаль этабын 21 җиңүче һәм 89 призер белән төгәлләсә, беренче мәктәптә 18 җиңүче һәм 59 призер.
Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Рамис Нуруллин бөтен районны колачлаган олимпиадаларда Качкын төп гомуми белем бирү мәктәбенең аз катнашуын да искәртте.
Бүгеннән исә фән олимпиадаларының республика этабы старт алды. Беренче булып гамәлләштерелгән мари теле олимпиадасында Актаныш районыннан ике укучы катнашты. Шунысы сөенечле, аларның нәтиҗәләре дә куанычлы: берсе – җиңүче, икенчесе – призер.
21 февральгә кадәр дәвам итәчәк олимпиадаларда Актаныш районы татар, рус телләре, тарих, математика, ОБЖ, технология фәннәреннән аеруча югары нәтиҗә көтә. Укучыларга уңышлар телибез!