ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Вакыт дигәннәре Вахитовларның төс-кыяфәтенә үз үзгәрешләрен керткән, адымнарына салмаклык өстәгән, чигә чәчләренә көмеш төс йөгерткән...  Аның каравы, бер-берсенә күтәрелеп баккандагы мәхәббәтле караш шул ук һәм куллар үзгәрмәгән – бүген дә куллар кулларда, нәкъ кызыл туй көнендәге кебек.

Бүген, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә,  райондашларыбыз, Актаныш  авыл җирлегендә гомер кичерүче хөрмәтле Венера Нуриәхмәт кызы һәм Васил Габделхак улы Вахитовларга 2008 елда гамәлгә кергән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын!


7
июль, 2020 ел
сишәмбе

Бүгенге сишәмбе брифингында Актаныш муниципаль районында милли һәм республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләшү узды.

Брифингка район башкарма комитеты житәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов җитәкчелек итте. Шулай ук брифингта “Яран" торак-милекчелек ширкате житәкчесе Рәшит Фәрдиев, “Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Римма Кустова, "Теплосервис" ҖЧҖ директоры Дилфат Нәгыймов катнашты. Газлаштыру фонды программасы аша шәхси жылыту системасына күчү, халыкны эчәргә яраклы cy белән тәэмин итү, районда "Безнен ишегалды" программасының үтәлеше, милли һәм республика программалары ярдәмендә авылларны яңарту- әлеге темалар буенча киңкырлы мәгълүмат бирелде.

 

 7 июль көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең  чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе  Илшат Габделхәев  рәислегендә оештырылучы чарага бу юлы да “ярый” белән “ярамый” төшенчәләрен аңларга теләмәгән райондашларыбыз чакырулы иде. Тулы бер комиссия төрле җирлекләрдән булган административ тәртип бозучыларга  нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатты.

Моннан төгәл биш ел элек - 2015 елның 7 июлендә Татарстан Республикасында яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итүне алмаксат итеп куйган “БлагоДариение” хәйрия фонды оеша. Исеме җисеменә туры килгән фондның чишмә башы исә якташыбызга - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховка барып тоташа. “БлагоДариение” нәкъ менә Ирек Фәрит улы инициативасы белән барлыкка килеп, изге гамәлләре, игелекле эшләре аша халык арасында танылу ала, җәмәгатьчелектә хөрмәт казана.

 

 


6
июль, 2020 ел
дүшәмбе

Актаныш районында быел да  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне матур бәйрәм төсмере алачак.  Матур традициягә тугры калып, бу көнне  Актанышның иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак.  Бер пар исә 8 июль көнендә никахларын рәсми төстә теркәп, яңа гаиләгә нигез салачак.

Актанышлыларның  95,3 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплады. Искәртеп үтәбез, 1 июль көнне Конституциягә төзәтмәләр буенча җиде көнлек Бөтенроссия тарихи тавыш бирү марафоны тәмамланды. Актаныш халкының  95,5 проценты, ягъни 21 465  кеше  әлеге мөһим чарада  катнашты.

Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда, саннар үсештә. Бу хакта атналык киңәшмәгә видеокүпер аша тоташкан 103нче янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов хәбәр итте.

Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча

Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү 18 сәгатьтән. 22 сәгатькә кадәр. 6 июль 2020 ел.

2020 елның 6 июлендә кич белән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен, град, яшен, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, урыны белән секундына 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International