Район башлыгы Энгель Фаттахов Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне югары дәрәҗәдә оештырган җитәкчелек составына рәхмәт белдерде

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Актанышлыларның  95,3 проценты Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплады. Искәртеп үтәбез, 1 июль көнне Конституциягә төзәтмәләр буенча җиде көнлек Бөтенроссия тарихи тавыш бирү марафоны тәмамланды. Актаныш халкының  95,5 проценты, ягъни 21 465  кеше  әлеге мөһим чарада  катнашты.

Бүген хакимият бинасында  үзган атналык киңәшмә барышында  районы башлыгы Энгель Фаттахов Актанышта әлеге әһәмиятле сәяси вакыйганың  югары әзерлектә оештырылуын билгеләп үтте. Бу нисбәттән Энгель Нәвап улы җирлек башлыкларына, хуҗалык рәисләренә, оешма-предриятие җитәкчеләренә,  мәктәп директорларына рәхмәт сүзләрен ирештерде.

“ Тавыш бирү җиңел шартларда үтмәде. Атна дәвамында сайлау участокларына килүне тәэмин итү зур хезмәт булып торды. Катлаулы шартлар булуга карамастан,  сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итте. Сәяси вакыйганың пандемиа шартларында бер атнага сузылуы бер яктан сәләмәтлек саклау чарасы булса,  икенче яктан конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрнең тагын бер кат әһәмиятен ассызыкларга ярдәм итте”, - дип искәртте район башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International