Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда, саннар үсештә. Бу хакта атналык киңәшмәгә видеокүпер аша тоташкан 103нче янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов хәбәр итте.
Июнь ае кисемендә, шулай ук июльнең алты көнендә, район җирлекләрендә барлыгы дүрт янгын чыккан. Актанышта йорт янса, Яңа Әлем җирлегендә – мунча, Түке һәм Михайловка авылларында сарай янып, көлгә әйләнгән.
Илназ Илдус улы шулай ук җәйге чорда сулыкларда фаҗигаләр саны арту куркынычын ассызыклады. Бу нисбәттән рейдлар гамәлләштереләчәк, җирлек башлыкларына да саклык чаралары күрү бурычы йөкләтелде.
Искәртеп үтәбез, 27 июнь көнне Бурсык авылы территориясендә суга бату очрагы теркәлде. Су корбаны – 1979 елгы ир-ат.