ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Саксызлык, ваемсызлык, җиңел карашның төзәтеп булмаслык бәлаләргә китерүе ихтимал. Шуңа күрә дә, нинди генә сулык булмасын: елгамы, күлме - коенганда, ярында ял иткәндә билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәк. Бүген 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге башлыгы Илназ Шәрифҗанов җитәкчелегендә Актаныш районындагы сулыкларга халыкны кисәтү буенча рейд оештырылды.

Бүген оештырылган рейдның максаты кемнедер штрафка тарту түгел иде. Су керү урыны булмау гына халыкны су керүдән тыймаячак. Иң мөһиме – су буйларында уяулыкны югалтмасагыз иде, балалар бирегә ялгызы гына килергә тиеш түгел. Гомеркәйләрне суларга салып агызмыйк, җәмәгать!

Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү 00 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр 10 июль 2020 ел.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 10 июлендә көндезге һәм кичке якта урыны белән яшен, кыска вакытлы җил, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда 2020 елның 10 июлендә иртәнге һәм кичке якта урыны белән яшен, кыска вакытлы җил, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Яшен вакытында:

Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.

Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.

Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Россия Пенсия фонды катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә пенсияләр билгеләү һәм аны түләү буенча карар кабул итүне гадиләштерелгән тәртиптә алып бару максатында агымдагы елның апреленнән июленә кадәр кертелгән вакытлыча чараларны озайтты

Россия Пенсия фондының татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр итә: инвалид яки инвалид бала йөри торган автомобильне бушлай парковкалауга рөхсәтне хәзер онлайн рәвештә дә алырга мөмкин.

"Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" федераль законга тиешле үзгәрешләр 2020 елның 1 июленнән көченә керде, инвалидлар өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеген күтәрү буенча тагын бер адым булды.

Бүген район мәктәп директорлары Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге комиссия алдында еллык хисап тота.

Актаныш районында 8 урта, 20 төп, 2 башлангыч мәктәп-бакча, 13 башлангыч, 40 балалар бакчасы балаларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеген алып бара.

Коллективка яңа баш табибны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов тәкъдим итте.


8
июль, 2020 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү

 2020 елның 8 июленнән 15 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф) булыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе кисәтә:

Урман янгыны

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:

Янгынның космик билгеләре: төтенсыман төтеннәр, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең, тыныч булмавы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ яктысы.

Урман янгынын ничек сүндерәләр? Яфрак токымнарының ботаклары белән янгын читләрен йомшарту; янгынның көпшәк грунт белән каплап, ут хәрәкәте юлында киң канаулар, җир полосалары урнаштыру юлы белән.

Торак пунктына ут якынлашса, нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне утның перпендикуляр таралуына булган юнәлешкә чыгарырга кирәк. Юллардан, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчагында суда да хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз белән борыныңны юеш мамык-марля бәйләвече, сөлге, кием-салымның бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән документлар, акча, һәм кирәкле булган әйберләр генә алырга кирәк. Шәхси әйберләрне янмый торган корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.

Эвакуациягә чыгу мөмкин булмаганда (торак пунктларда массакүләм янгыннар) герметлашкан таш биналарда, гражданнар оборонасы сыену урыннарында яки зур ачык мәйданнарда, стадионнарда янгынның үтеп киткәнен көтергә була.

Урманда янгын чыккач, паникага бирелмәгез. Башта шартларны тиз анализлагыз. Рельефның калку ноктасына менәргә яисә биек агачка үрмәләргә, янгын учагы булган урынны табарга, ут таралу юнәлешен һәм тизлеген билгеләргә, сулыкның, сазлыкның, урман асларының, торак пунктларның урнашуын күрергә кирәк.

Әгәр юл киселгән булса, янгыннан утрауларда, сайлыкларда, сазлыкта, кыя түбәләрендә һ.б. урында ышыкланырга кирәк. Яшеренү урыннарын агачлардан ераграк сайлагыз - алар янгын вакытында, тамырлары янганда, агачлар тавышсыз гына авырга мөмкин. Ут якынлашканда, киемнәрне су белән чылатыгыз, суга ятыгыз, ләкин камыш янында түгел. Йокы капчыгын һәм өс киемнәрен су белән чылатып тирән булмаган сулыкта төренеп ятыгыз. Янгын эчендә калгач, вакыт-вакыт борылып, киемнең кипкән җирләрен чылатыгыз, битне күп катлы повязка белән каплагыз, аны даими чылатыгыз. Янгынга эләккәч, бөтен нейлон, капрон һәм башка эри торган киемне салыгыз, янучан һәм җиңел янып китүчән кирәк-яраклардан арыныгыз.

Әгәр дә сез урманда зур булмаган янгынга тап булсагыз, аны туктату һәм бер үк вакытта, мөмкинлек булса, якындагы торак пунктка яки урманчылыкка ярдәм сорап җибәрергә кирәк.

Урман янгыннары вакытында үзеңне ничек тотарга

Урманда янгын еш кына кеше гаебе белән барлыкка килә - ут белән саксыз эш итү дә, сүнмәгән учак та, ташланган шырпы яки тәмәке дә, балалар шаяруы да булырга мөмкин. Кайвакыт янгын чыгуның сәбәбе булып яшен яшьнәве хезмәт итәргә мөмкин, әмма мондый очраклар шактый сирәк. Шулай да урманда ут стихиясе белән очрашырга туры килсә, нәрсә белергә кирәк соң? Ничек урман янгынына юл куймаска? Әгәр янгын чыккан булса, нишләргә?

Урманда янгынга ничек юл куймаска

Беренчесе - ялга яки походка чыгарга әзерлек. Үзең белән чиләк, балта һәм көрәк алырга тәкъдим ителә. Биш һәм аннан да күбрәк кеше бергә җыелсагыз, бу, әлбәттә, яхшы. Әгәр поход ялгыз булса? Ялгыз булган турист үзе белән чиләк һәм балта күтәреп йөрмичәк. Ялгыз поход өчен (янгын ихтималы аркасында гына түгел) чехолы булган җыелма сапер көрәген сатып алырга һәм аның кырыйларын томаларга киңәш ителә. Шулай итеп, ул сезгә көрәк тә, балта да булып хезмәт итәчәк.

Икенчесе - урманда учак ягып йөргәндә саклык чараларын сакларга кирәк. Мондый чарага гомумән ут белән бәйле бөтен нәрсә керә. Учакны бернинди очракта да агачлар астында ягарга ярамый. Коры үлән яисә якында гына коры агач төпләре урнашкан урында учак ягарга ярамый. Учак өчен урынны алдан ук әзерләргә яки эләктән калган иске учак урынын кулланырга тырышырга кирәк.

Туктау вакытында

Беркайчан да учакны күзәтүсез калдырырга ярамый! Утын учактан өч-биш метр ераклыкта булырга тиеш. Бик зур учак якмагыз, әгәр дә ул ниндидер аерым зарурлык таләп итмәсә (сигнал учагы, мәсәлән). Учак мөмкин кадәр азрак очкыннар бирсен, бигрәк тә җил вакытында. Учак яккан вакытта җилнең көчен һәм юнәлешен исәпкә алыгыз, чөнки очкыннар үлән яисә агач яфракларын януга китерергә мөмкин. Якын-тирәдә сулык булса, су белән тәэмин ителегез.

Ял иткән урыннан киткәндә, учакны әйбәтләп сүндерергә, су сибәргә һәм туфрак белән күмәргә кирәк. Учак сүнгәнен һәм сез киткәннән соң күпмедер вакыт үткәч ялкын кабынмаяча гына инаныгыз.

Урманда янгын белән очрашканда нәрсә эшләргә

Әгәр дә Сез башлаучы янгынны тапсагыз - мәсәлән, зур булмаган үлән өеме яки берәрсе ташлаган учак, моны үзегез сүндерергә тырышыгыз. Кайвакыт ялкынны таптау да җитә (дөрес, бераз сабыр итәргә һәм үләннәрнең чыннан да янмавына инанырга кирәк, югыйсә ут яңадан барлыкка килергә мөмкин).

Килеп туган хәлгә дөрес бәя бирергә тырышыгыз. Конкрет шартлардан чыгып, сез мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерүне хәл итәрсезме, яки сезгә ярдәм кирәк булачакмы. Үз көчегезне артык бәяләмәгез. Янгынны күреп, аны сүндерергә тырыштыгыз, ләкин берни дә барып чыкмады икән, бәлагә эләкмәс өчен, ераграк китәргә кирәк.

Махсус хезмәтләргә тизрәк хәбәр итегез. Мондый очракларда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ("01" телефоны), ЕДДС (телефоны - "112"), егерьлар, урманчылар булырга мөмкин. Төркем походында группаның бер әгъзасын якындагы торак пунктка яки ярдәм сорап автомобиль трассасына җибәрергә кирәк. Төркемнең башка әгъзаларына маршруттан төшеп янгын булган урыннан читтә булу яхшырак. Бер-берегезне күздән югалтмагыз.

Исәпкә алыгыз: ут җил буенча да (кызурак), аңа каршы да (акрынрак) хәрәкәт итә, ә тау битендә аска караганда күпкә тизрәк хәрәкәт итә.

Көнлек янгын режимын күздә тотыгыз. Яну еш кына чык кибүдән соң (иртәнге 9-10 сәг) иртә белән башлана һәм кичке чык төшү белән (кичке 20-21 сәг) тәмамлана. Төнлә янгын "йоклый". Янгын аеруча көндезге вакытта (13 дән 17 сәгатькә кадәр) көчле һәм тиз тарала.

Яну учагы кечкенә булса

Әгәр дә сез барлыкка килә торган янгынны вакытында күрсәгез, һәм янгын учагы зур булмаган мәйданга ия икән, сез мөстәкыйль рәвештә аны сүндерә аласыз. Янында сулык булса, утны су белән сүндерегез. Кайнар үләнне сынган ботаклардан "себерке" ясап сүндерергә мөмкин.

Сак булыгыз, торфяник яна

Бик куркыныч күренеш. Күзгә төтен керә, тын алу бик авыр. Төтен һәм ут сездән артта калсын өчен, бәла-каза зонасыннан җил юнәлешендә китәргә кирәк. Аяк астында кайнар җир бер генә нәрсәне аңлата: сез зур куркыныч астында. Торф янганда, ут еш кына җир астына китә, анда тулы участоклар яна, бушлыклар барлыкка китерә. Мондый җирдә җир астына төшүе мөмкин. Шундый шартларда хәрәкәт иткәндә, алдыгызда юлны колга белән карагыз. Бу сазлык буйлап күчкәндәге кебек булачак.

Истә тотыгыз, янучы торф температурасы якынча 600 градус.

Янгын зонасыннан чыккач

Янгын зонасыннан чыккач, бәла-каза турында мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә хәбәр итәргә кирәк. Хәвеф хәбәрләрен тапшырганда, янгын координаталарын, аны күргән вакытын һәм килеп чыгуның сәбәбен (хәтта бу сәбәп сез үзегез булсагыз да) сөйләгез.

Һәркем нәрсә эшли ала

Теләсә кайсы табигый территориядә ут белән сак булыгыз. Сезнең җыйнаксызлыгыгыз зур проблемаларга сәбәп булмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- Кырларда һәм аланнарда беркайчан да коры үлән яндырмагыз. Башкаларның моны эшләүләрен күрсәгез, аларны туктатырга һәм үләнне яндыру - бик куркыныч фаҗигага китерүен аңлатырга тырышыгыз.

- беркайчан да коры урманда яки торфлыкта учак якмагыз. Иң элек, учакның минераль туфракта (ком яки балчык) урнашуына инаныгыз. Учак ягып җибәргәнче, аның тирәсендә бер метр радиуста урман түшәмәсен җыегыз;

- Китәр алдыннан учакны су сибеп сүндерегез. Төтен яки пар беткмичә, учакны калдырып китмәгез;

- беркайчан да сүнмәгән шырпылар яки тәмәке ташламагыз, урманда төрле пиротехник эшләнмәләр: петардлар, бенгаль утлары, шәмнәр һ.б. кулланмагыз;

- Дусларыгызга һәм танышларыгызга аларның саксызлыгы янгыннарга сәбәп булырга мөмкин икәнлеген аңлатырга тырышыгыз.

Превентив чаралар (башка сүзләр белән әйткәндә - саклык) - урман янгыннары белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу дөньяның күп кенә илләренең тәҗрибәсе белән раслана.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2020 елның 8 июлендә көннең икенче яртысында, 9 июлендә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 булган көчле эсселек көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Йортның һава температурасын салкынча сакларга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне (жалюзи) ябыгыз, бигрәк тә кояш ягына карап торган тәрәзәләрне. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз чөнки  урамдагы һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк була. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса,  тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторларлар да бераз булышырга мөмкин, әмма, һава температурасы 35 градустан артык икән, вентиляторлар кызудан коткара алмаска мөмкин. Күпләп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр мөмкин булмаса, өйдә салкынча температураны саклап тотыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Ташланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар яки бөлгенлекләр ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз, су эчә торган режим саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга ярдәмгә килегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: температурада даруларны 25 градустан да югары булмаган урында яки суыткычта саклагыз (инструкцияне саклагыз), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез..

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Башың әйләнүен, йомшаклыгын, борчылуын яки бик нык сусавын, баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, салкынча урынга мөмкин кадәр тизрәк күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган раствор эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгән икән, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырсыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларыгыз бераз күтәрелә төшсен өчен, аны горизонталь хәлгә яткырыгыз.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

“Ярый әле сез бар, нефтьчеләр!”- бу сүзне Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Шәмсунов, әлеге вазыйфасында тугызынчы ай  эшләү дәверендә, бер генә түгел, мең кат әйткәндер. Билгеле социаль челтәрләрнең берсендә “Аскы Актаныштагы Җидегән чишмә карга оясы, караучы юк, агачлар басып бетерде, төлкеләр йөри, утлар янмый, кич кайтканда куркыныч!...” дип язганнан соң, нефтьчеләргә мөрәҗәгать итә җитәкче. Халык телендә “МНКТ” дип  йөртелгән компания егетләре бүген чишмә янын тазартты, печәнен чабып куйды. Җидегән чишмәбез яктырып, ачылып китте. Рәхмәт сезгә, кара алтын табучы райондашларыбыз! Яз көне дә коллектив белән чишмә тирә-юнен җыештырып куйган идегез, бу юлы да изге эшне башкарып чыктыгыз.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International