Саксызлык, ваемсызлык, җиңел карашның төзәтеп булмаслык бәлаләргә китерүе ихтимал. Шуңа күрә дә, нинди генә сулык булмасын: елгамы, күлме - коенганда, ярында ял иткәндә билгеле бер куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәк. Бүген 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге башлыгы Илназ Шәрифҗанов җитәкчелегендә Актаныш районындагы сулыкларга халыкны кисәтү буенча рейд оештырылды.