Су коенуның кызу чорына аяк бастык. Һава температурасы 33 градустан югары булганда, авыл халкы кызу кояштан котылу ысулын сулыклардан таба. Районыбыз территориясендә сулыклар шактый булса да, Актанышта бер генә рәсми төстә су коенырга рөхсәт ителгән урын юк.
.jpg)
Менә шушы юклык җәйге чорда вәзгыятьне катлауландыра да инде. Рөхсәт ителми дип кенә, халык су буйларына барудан тыелмый – кемнең, кайда, кайсы вакытта су керергә йөрүен чамалау мөмкин түгел дәрәҗәсендә. Иң яманы – ул урыннарның берсе дә куркынычсызлык таләпләренә туры килми, суга чумучының исән-имин калкасына гарантия юк.
Сулыклардагы активлык фаҗига белән тәмамланмасын өчен районда оешкан махсус профилактик группа елга-күл буйларына даими рейдлар ясый. Коткаручылар үзләре генә дә шимбә-якшәмбе көннәрендә куркыныч тудырган урыннарны әйләнә. Гел булмый, бер генә була шул. Бу юнәлештә Актаныш районының күрсәткечләре дә мактанырлык түгел: узган ел Татар Суыксуы җирлегендә бер бала су корбаны булса, “Актаныш басмалары” скверында да үлем очрагы теркәлде. Быелгы җәйнең беренче көнен дә, кызганыч, куркыныч статистика белән башладык. Бурсык авылы да бер ир-атын суда югалтты.
Киләчәктә менә шушындый фаҗигаләрне булдырмауны бурыч итеп куйган профилактик группа бүген, 9 июль көнне, Актанышта халык күпләп су коена торган урыннарны барлап, “суда суынучылар”га янә бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатып, инструктаж үткәрде.
Актаныш районы административ комиссиясе секретаре, оештырылган мобиль патруль төркемнәренең эшен контрольдә тоту өчен Башкарма комитетның җаваплы вазыйфаи заты Алисә Мирзаянова, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрипҗанов, аның урынбасары Мияссәр Зариповтан торган махсус төркемгә әллә ни ерак йөрисе дә булмады – беренче су коенучыларга Әҗәкүл авылы башында ук тап булдык. Кыз балаларның үзләре генә су коенуларына сәерсенеп карасак та, алар ситуацияне бик тиз үз кулларына алырга омтылды.
Бер балакай үзенә 18 яшь икәнен белдереп, үзе дә аңламастан, калганнар өчен җаваплылыкны үз өстенә алды. Юкса, бу балалар бирегә Актаныштан ук килгән. Җәяү түгел, билгеле, әниләре китереп куйган. Аларның барысы да йөзә беләләр булып чыкты. Шулай да Илназ Илдус улы өлкәннәрдән башка су керүнең нинди аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнен кат-кат аңлатты, административ комиссиясе секретаре Алисә Мирзаянова курку белмәс кызларга памятка-белешмәлелек таратты.
Икенче тукталышта күзгә беренче ташланган нәрсә – су керергә ярамау хакында кисәткән аншлаг булды. Хәер, аның кисәтү аншлагы икәнен чамалап кына таныдык.
Шушы урында берәр фаҗига килеп чыкса, еллар буе буяу күрмәгән, яңартылмаган бу калай кисәге генә җаваплы затларны җаваплылыктан коткарып кала алыр идеме икән? Мөгаен, юктыр. Бу аншлаг җирлек башлыгы тарафыннан куелырга тиеш булганга гына куелган ахры. Бәлки, ел әйләнәсе дә тора торгандыр ул. Һәр хәлдә, хөрмәтле җирлек башлыклары, үзегездә урнаштырылган аншлагларга игътибарны арттырсагыз иде. Алар кеше күрә торган урыннарга куелып, ерактан ук кисәтү ролен башкарырга тиеш. Елга-күлләрдән шактый ерак урнаштырылып, андый аншлагларны чүп үләне каплап киткән җирлекләр дә бар районда. Урынлы сорау туа: кемгә хаҗәт мондый күз буяу?
Бүген шушы урында су коенган өлкәннәр һәм балалар бу аншлагны күрмәгән дә булып чыкты. Рейдның нинди максаттан оештырылганын белгәч, алар районда су керү урыны булмаудан зарланды. Балаларның караулы булулары җанга җылы өрде – әти-әниләре дә янәшә, кабартылган жилет-балоннары да бар. Кисәтүләрне аңлап кабул итте ял итүче төркем.
Көндезге унике дә тулмаган булуга карамастан, район сабан туе үтә торган урындагы сулык та “хуҗалы” булып чыкты. Җиләктән кайтучы апалар, балалар үз иткән аны. Тәннәрен суытырга гына уйлаган булганнар да – рейдка тарыдылар алар. Бу урында да коткару хезмәткәрләре су коену буенча таләпләрне аңлатты. Шушы кызу көннәрдә Татарстан сулыкларында көн саен 4 – 5 кешенең гомере өзелә – су корбанына әверелмик, райондашлар.
103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесен борчыган тагын бер мөһим мәсьәлә: суга кергәндә халыкның исерткеч эчемлек кулланган хәлдә булуы. Мондый экстрималь шартларны үз итүчеләр сулыкларны кичке сәгатьләрдә “яулап ала” икән. Суга бату очракларының зур күпчелеге исерек хәлдә килеп чыгуын исәпкә алсак, борчылу урынлы. Актанышта да су буенда шул рәвешле ял итүчеләр җитәрлек. Үзләрен тотып булмаса да, алар артыннан өелеп калган сыра шешәләре, янган учак урыннары шуны дәлилли.
Бүген оештырылган рейдның максаты кемнедер штрафка тарту түгел иде. Су керү урыны булмау гына халыкны су керүдән тыймаячак. Иң мөһиме – су буйларында уяулыкны югалтмасагыз иде, балалар бирегә ялгызы гына килергә тиеш түгел. Гомеркәйләрне суларга салып агызмыйк, җәмәгать!
.jpg)