Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2020 елның 8 июлендә көннең икенче яртысында, 9 июлендә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 булган көчле эсселек көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Йортның һава температурасын салкынча сакларга тырышыгыз. Көндез тәрәзәләрне (жалюзи) ябыгыз, бигрәк тә кояш ягына карап торган тәрәзәләрне. Төнлә тәрәзәләрне ачыгыз чөнки  урамдагы һава температурасы бинадагыга караганда түбәнрәк була. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса,  тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторларлар да бераз булышырга мөмкин, әмма, һава температурасы 35 градустан артык икән, вентиляторлар кызудан коткара алмаска мөмкин. Күпләп су эчәргә кирәк.

2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Йортның иң салкын бүлмәсенә күчегез, бигрәк тә төнлә. Әгәр мөмкин булмаса, өйдә салкынча температураны саклап тотыгыз, көненә 2-3 сәгать салкынча биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Интенсив физик йөкләнештән качыгыз. Күләгәдә булырга тырышыгыз. Ташланган автомобильләрдә балаларны һәм хайваннарны калдырмагыз.

3. Тән җылынуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ кабул итегез. Шулай ук салкын компресслар яки бөлгенлекләр ясарга, юеш салкын сөлгеләрне кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп йөрегез. Урамга чыкканда киң эшләпә яки кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз, су эчә торган режим саклагыз.

4. Тирә-юньдәгеләргә ярдәм итегез. Әгәр сезнең танышларыгызның берәрсе аномаль эсселеккә бәйле рәвештә сәламәтлеге өчен куркыныч янаса, аларга ярдәмгә килегез. Өлкән яшьтәге һәм ялгыз яшәүче кешеләр янына тәүлегенә кимендә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляциясенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр дә сезнең сәламәтлегегез белән проблемалар булса: температурада даруларны 25 градустан да югары булмаган урында яки суыткычта саклагыз (инструкцияне саклагыз), хроник авырудан интексәгез яки берьюлы берничә дару кабул итсәгез, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез..

5. Әгәр сез яки янәшәдә кемдер үзен начар хис итсә.

Башың әйләнүен, йомшаклыгын, борчылуын яки бик нык сусавын, баш авыртуын сизсәгез, ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез, салкынча урынга мөмкин кадәр тизрәк күчеп, тән температурасын үлчәгез. Сыеклыкны югалтуны тулыландыру өчен, су яки җиләк-җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр авыртулы мускул спазмнарын сизсәгез (алар еш кына аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә барлыкка килә, күп очракта дәвамлы физик йөкләнеш нәтиҗәсендә көчле эсседә була), һәм минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган раствор эчегез. Әгәр җылылык спазмалары бер сәгатьтән артык туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаилә әгъзаларыннан яки сез карый торган кешеләрдән кешенең тәне корыган һәм кызышкан булуын сизсәгез, саташу, көзән җыеру яки аңы югалу халәте барлыкка килгән икән, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырырсыз. Медиклар килгәнче, зыян күрүчене салкынча урынга күчерегез һәм аякларыгыз бераз күтәрелә төшсен өчен, аны горизонталь хәлгә яткырыгыз.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International