СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш муниципаль районында милли һәм республика программаларының тормышка ашырылуы

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Бүгенге сишәмбе брифингында Актаныш муниципаль районында милли һәм республика программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләшү узды.

Брифингка район башкарма комитеты житәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов җитәкчелек итте.

Шулай ук брифингта “Яран" торак-милекчелек ширкате житәкчесе Рәшит Фәрдиев, “Коммунсервис-Актаныш" ҖЧҖ директоры Римма Кустова, "Теплосервис" ҖЧҖ директоры Дилфат Нәгыймов катнашты. Газлаштыру фонды программасы аша шәхси жылыту системасына күчү, халыкны эчәргә яраклы cy белән тәэмин итү, районда "Безнен ишегалды" программасының үтәлеше, милли һәм республика программалары ярдәмендә авылларны яңарту- әлеге темалар буенча киңкырлы мәгълүмат бирелде.

Брифинг ахырында чыгыш ясаучылар журналистларны кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап бирделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International