Актаныш муниципаль район Советының 2010 ел 23 август 46/01 карары нигезендә Шәфәгать Тәхәветдиновка Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.
Актанышта туып, Актанышта үсмәсә дә актанышлылар Шәфәгать Тәхәветдиновны әлеге мәртәбәле исемгә бик тә лаек дип саный. Туган районыбызда нефть ятмалары табылу, беренче скважиналар утыртылу, планлы рәвештә Актаныш нефте чыга башлау союзкүләм танылган “ТАТНЕФТЬ” җәмгыяте һәм аның легендар җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдинов шәхесе белән бәйле. Нефтьчеләр актанышлыларны элек-электән игелекле эшләре белән куандыра. Социаль объектларны төзү-төзекләндерү, мәктәпләрне спорт җиһазлары, киемнәр белән тәэмин итү, чишмәләрне яңарту, саный китсәк бик күп. 2005 елда республика районнарында беренчеләрдән булып ачылган Актанышның “Лачын” боз-спорт сарае да нефтьчеләр бүләге. Әлеге бинаның ачылуы Актаныш районында хоккей спортын үстерүгә ныклы этәргеч булды.
Бүген Татарстанның Лаеш районында Идел буеның иң күләмле агротехник күргәзмәсе - «Татарстанда кыр көне-2020" эшли башлады.
Чарада үзмәшгульләр, фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары үз продукциясен алып килде. Күргәзмәдә Россиянең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан барлыгы 200ләп экспонент катнаша.
Зеленодольск районыннан КФХ башлыгы Руслан Тельман Оглы Омаров үзе белән төрледән-төрле татлы җиләк-имеш китерде, ул фермерлык белән 2018 елда шөгыльләнә башлый, 6 төрле җиләк культурасы үстерә, болар: крыжовник, карлыган, кура җиләге, кара-кура җиләге, җир җиләге, кара бөрлегән. Бүген, Татарстанда кыр көне – 2020 күргәзмәсендә ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алды, аның ярдәмендә 3 га мәйданда яңа сортлы бөрлегән утыртачак.
2020 елның 5 июльдән 18 сәгатьтән 6 июлендә 21 сәгатькә кадәр
2020 елның 5 июль кичендә, 6 июлендә төнлә һәм кич белән, Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, яшен, боз, яшен тизлегендә көньяк-көнбатыштан секундына 15-20 м/с кадәр көчле җил булуы, 23 м/с ка кадәр локаль җил булуы көтелә.
Казанда 2020 елның 6 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, яшен тизлегендә көньяк-көнбатыш җилнең 16-21 м/с кадәр көчәюе, көндез локаль боз көтелә.
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны карамыйча калдыру мөһим.
2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шиферның һәм башка кровель материалларның төшүе мөмкин. Бу киңәш җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Эре агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра ала торган автотранспорт куярга ярамый.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Куркынычны өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җилдә өзелгән искиткеч декор тәкъдим итәргә мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм көймәдән тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яисә эш бинасында мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда булганганда, яшен суга башласа, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта читкәрәк китеп яшен туктаганны көтегез. Автомобильдә баруны да дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар булырга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм явым-төшемне беткәненен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында бик игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда югары саклык сакларга.
Мөмкин булганда, ерак араларга сәфәрләрдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "101,112" мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Июль аеның беренче якшәмбесе диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне икәнен күпләр белеп тә бетермидер, ә менә Мәсәде авыл җирлегендә бу бәйрәмне көтеп алалар. Тау башында урнашкан авылның диңгезе үк юк югын, аның каравы, тау астында җәйрәп аккан Агыйделебез бар безнең. Елгачылар көнендә тәүге котлауларны да Агыйдел кадәр Агыйделне буйсындырган асыл егетләребез кабул итеп ала: бүген нәкъ менә аларның бәйрәме.
.jpg)
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү
18 сәгатьтән 4 июльдә 18 сәгатькә кадәр 2020 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
көньяк-көнбатыштан көчле җил. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Урыны белән секундына 23 метрга кадәр.
- көндез урыны белән боз көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Бүген, 3 июль көнне югары уку йортында укуларын дәвам итәргә теләгән чыгарылыш сыйныфы укучылары беренче бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. География, рус әдәбияты, информатика фәннәрен сайлаган 16 укучы биредә белемнәрен сынады. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру пункты беренче санлы Актаныш мәктәбендә урнашкан. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева имтиханга кергәндә һәм имтихан тапшырганда барлык саклык чараларының үтәлүен әйтте. Пунктка килү белән балаларның һәм оештыручыларның температуралары үлчәнә- термометрия үтәләр. Бер бүлмәгә сигездән артык укучы кертелми, балалар арасында 1,5 метр ара калдырыла. Имтихан вакытында укучылар битлек һәм бармакчаларын салып куя алалар. Ә оештыручылар саклык чараларын салырга тиеш түгелләр.
Быел Татарстанда Сабан туе 4 июльдә онлайн форматта узачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта Карар имзалады. Татарстан Республикасының 1992 елның 19 февралендә чыккан «Татарстан Республикасының бәйрәм һәм истәлекле көннәре турындагы» № 1448-XII номерлы Законының 2нче маддәсе буенча, 2020 елның 4 июлен Сабан туе татар милли бәйрәме көне итеп билгеләргә, диелә бу карарда. Сабан туен онлайн уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле.
Китапны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфиков катнашты, ул әлеге китап һәм аның әһәмияте турында сөйләде.
- Бу китап киштәләрдә ятмасын, аны укысыннар, таушалып бетсен иде. Аны балалар укысалар, бай тарихи материаллар белән танышсалар, республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында белемнәрен ныгытсалар, аеруча яхшы булыр иде. Бу китап уку-укыту программаларын, факультатив дәресләр планнарын төзү, мәктәпләрдә һәм уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булып торсын иде, - диде ул.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Чөгәнә авылында бакча-мәктәп төзелеше, аскы Актанышта 5 нче һәм Яңа Әлем авылы балалар бакчаларында төзекләндерү барышы, Иске Богады авылында мәдәният йортының илкүләм проект кысаларында үзгәртеп төзекләнүе эшләре белән танышып, төзүчеләргә үзенең күрсәтмәләрен бирде.