Мәсәденең зәңгәр юл хуҗалары һөнәри бәйрәмнәрен каршы ала

2020 елның 5 июле, якшәмбе

 Июль аеның беренче якшәмбесе диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне икәнен күпләр белеп тә бетермидер, ә менә Мәсәде авыл җирлегендә бу бәйрәмне көтеп алалар. Тау башында урнашкан авылның диңгезе үк юк югын, аның каравы, тау астында җәйрәп аккан Агыйделебез бар безнең.  Елгачылар көнендә тәүге   котлауларны да Агыйдел кадәр Агыйделне буйсындырган асыл егетләребез кабул итеп ала: бүген нәкъ менә аларның бәйрәме.



Алар дигәнем,  диңгез һәм елга транспорты федераль агентлыгына буйсынган, бассейн дәрәҗәсендә эчке су транспорты өлкәсендә дәүләт эшләрен башкару һәм дәүләт хезмәтләрен күрсәтү буенча территориаль орган булып танылган  "Камводпуть" оешмасының Уфага караган бүлекчә хезмәткәрләре.  Федераль әһәмияткә ия су юлларын тәртиптә тоту да, кичке Агыйдел өстендә маяклар кабызу да, төрле су техникасына юнәлеш күрсәтү дә, су тирәнлеген контрольдә тоту бурычы да йөкләнгән егетләргә.

 Бүгенге көндә "Камводпуть" Кама елгасының һәм аның кушылдыклары булган Идел буе федераль округының дүрт төбәгенә: Пермь өлкәсе, Татарстан, Удмуртия, Башкортстан Республикалары территорияләре аша сузылган    өч мең километрдан артык су юлына хезмәт күрсәтә. Сигез  райондашыбыз исә  иксез-чиксез су юлының 84 километры өчен җаваплы. Агыйдел елгасын хезмәтләгән җиде бригада арасында алар шактый еллар инде лидерлык позициясен били. Шуңа күрә дә диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көнен алар лаеклы төстә, матур нәтиҗәләр белән каршы ала.

Мәсәдедәге буыннар чылбырын ялгаган бригаданың сиксән елга якын тарихы бар. Тулы бер кеше гомере.  Бу вакыт эчендә Бурсык, Мәсәде халкының яртысыннан күбрәге диярлек су юлында хезмәт итәргә, елгачы хезмәтенең “тәмен” татып карарга өлгергән.

"Безнең авылдагы бик күп ир-атның тормышы шушы  Агыйдел елгасы белән бәйләнгән.  Сугыштан соңгы елларда оешкан бригада җирлекнең тулы бер буынын алыштырды, без инде бу чылбырның икенче буыны, үкчәгә басып өченче буын килә хәзер”,- ди  40 елга якын су юлында эшләгән  капитан, Россиянең хезмәт ветераны, Каманың  мактаулы елгачысы  Фәрит абый Минһаҗев.

Хәер, аның әтисе Фоат ага да бу хезмәттә иң озак эшләүчеләр исемлегендә. Аларның буыны су юлын ишкәкле көймәләрдә әйләнгән,  су транспортына  керосин лампалары белән юл яктырткан алар...

Бүген инде бу хезмәт күпкә заманчалаштырылган, елга киңлекләрендә хәзер ишкәкле көймәләр күренми – аларны катерар алыштырган. Кеше хезмәте генә алыштыргысыз  – Агыйдел капкасын ачар өчен әле дә булса Мәсәде бригадасы уңганнары кирәк. Күпләр өчен елгачыларның хезмәте җәннәткә тиң кебек тоела: саф һавада, үз иркеңдә, Агыйдел елгасында балык каптырып, дулкын тавышын тыңлап, табигатькә хозурланып тик ят!  Бүгенге бәйрәм ияләре  бу сүзләрне ишеткәч, мыек астыннан елмая: смена барышында өч республика территориясен кисеп, Татар Ямалысыннан башлап, Башкортстан чигенә кадәр сузылган су юлының торышын күздән кичергәнче, маякларны көйләгәнче,  халыкара транспорт коридорлары системасында өзлексез транспорт йөрешен тәэмин иткәндә очрарга мөмкин киртәләрне “җиңгәнче” таңнарны - кояш баешлары, төннәрне көннәр алыштыра, керфек очларына эленгән ару-талуны Агыйдел җиле тарата...

Һөнәри бәйрәмнәрен дә елгачылар эш урынында каршы ала: елның өч фасылында алар өчен яллар каралмаган, ике смена арасында да Агыйдел елгасы үзен оныттырмый -  бригада һәрвакыт әзерлек сызыгында.

Шунысы сөенечле, "Камводпуть" оешмасының Мәсәде бригадасы ата-бабалардан килгән чылбырны өзми саклап калуга ирешкән. Бүген дә биредә үзебезнекеләр хезмәт куя. Капитан, юллар мастеры Фәрит Фоат улы җитәкчелендә эшләп килүче коллективта саллы хезмәт стажына ия   авылдашларыбыз бар. Алмаш капитан Камил Мокыймовның су юлларында эшләвенә 36 ел тулса,  рулевой моторчы, монтер Фәрит Мингалиевнең 34 еллык стажы бар. Алар хезмәт юлларын яшьтән үк шушы һөнәр белән бәйләгән. Дистә еллар белән исәпләнгән хезмәтләре бәясез калмаган аларның - Россиянең зәңгәр юллары иминлегенә үз өлешләрен керткән бригада хезмәткәрләре лаеклы төстә "Камводпуть"  ветераны”дигән мактаулы исемне йөртә.

Бу хезмәттә дистә еллар эшләгән бригада бүген су юлының әһәмиятен яхшы аңлый. Аларның хезмәте мөһим һәм алыштыргысыз. Йөкләрне китерүнең заманча ысуллары шактый булса да,  су юлы, аерым алганда елга транспорты аша йөк ташуның классик варианты хәзергәчә  популярлыгын югалтмый. Елга - күлләр, канал - сусаклагычлар кебек табигый су юллары буенча йөк ташу бүгенге көндә илнең транспорт системасында нинди шартларда да югалмый торган үз  урынын булдырган. Юл төзелеше материаллары, авыл хуҗалыгы тармагына ашлама, икмәк кайтару  су юлы аша тормышка ашырыла бүген – бу юнәлештә  Агыйдел улларының хезмәте зур. Шуңа күрә дә алар  бу һөнәрне сайлауларын горурлык итеп кабул итә. Туган җирләрендә солтан алар. Хәтта 1989 елда елгачылар Мәсәде авылында тулы бер урам төзүгә ирешә. Речниклар урамында елгачы егетләр үз  гаиләләрен булдыра, аларның балалары да шушы урамда тәгәрәшеп үсә.  

Бүгенге хезмәт шартларыннан да канәгать су юлы хуҗалары. Бердәм команда булгач, хезмәт күрсәтәсе участокның зурлыгы да, йөкләмәләрнең күплеге дә куркытмый аларны. 29 ел дәвамында елгачыларга тугры хезмәт иткән “Тетерев” катерын гына юксына алар – иң шанлы елларның шаһиты булган ул судноны авыл халкы да яхшы хәтерли. Бүген инде елгачылар  “Фрегат”ның штурвалы артында Агыйделне иңли...

Су транспортына алмаш кирәк булганны, хезмәт кешесенә кирәмиме әллә, диярсез. Кирәк, әлбәттә! Бригадада бүген дүрт яшь кадр исәпләнә. Шунысы игътибарга лаек, бу хезмәткә Татар   Ямалысы җирлегеннән дүрт бертуган Муллагалиевлар алынган. Александр, Алмир, Алмаз, Глүс киләчәктә эзлекле буынга ныклы алмаш булырга әзерләнә. Төпчек дигәннәренә 24 яшь.

Алмаз белән Глүс Уфа шәһәрендә урнашкан акдемиядә читтән торып белем ала. “Төрле эшләрдә эшләдек, әмма иң төпле эш урыны шушы булды. Командага кабул иттеләр, хезмәткә түләү бар – авыл җире өчен менә дигән эш урыны. Безгә багланган өметәрне акларга омтылып эшлибез”, - ди алар бер авыздан. Шулай булгач, кадрлар кытлыгы көтелми бригадада. Фәнил Минһаҗетдинов, Глүс Муллагалиев рулевой моторчы, монтер вазыйфаларын башкарса, ике егет матрос, юл эшчесе булып исәпләнә. Ә гомумән алганда, Агыйделнең “кәефен” дулкын шавыннан ук тоемларга өйрәнгән команда әгъзасенең һәрберсе -  елга флоты хезмәткәре, мактаулы һөнәр иясе!

...Агыйдел өстеннән җәйге таң күтәрелә. Бүгенге иртә аеруча үзенчәлекле зәңгәр юл хуҗаларына: быел да, буыннар чылбырын өзмичә, һөнәри бәйрәмнәрен сафта каршы ала алар. Йөз чалымнарына  Агыйдел җиле кырыс буразналар сызган  ир  уртасы су уллары  хәтер яңарта: вафат булган су юлы ветераннарын   барлый алар, озак еллар хезмәт итеп, лаеклы ялга чыккан  хезмәттәшләренә котлау сүзләрен  юллый.

Агыйдел дә дулкынлана, аның шавы гомерләрен шушы хезмәткә багышлаган авылдашларның  - Фоат Минһаҗев (вафат), Галимҗан Камалов, Риф Сәлимгәрәев, Хәлил Каһарманов, Илфар Сәлахов кебек хөрмәткә лаек затларның исемнәрен,  кайтаваз итеп, киләчәк буынга ирештерә. Елгаларыгыз  саекмасын, юлларыгыз  адашмасын, Агыйдел уллары! Һөнәри бәйрәмегез белән сезне!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International