Актаныш муниципаль район Советының 2010 ел 23 август 46/01 карары нигезендә Шәфәгать Тәхәветдиновка Актаныш муниципаль районының Мактаулы гражданины исеме бирелде.
Актанышта туып, Актанышта үсмәсә дә актанышлылар Шәфәгать Тәхәветдиновны әлеге мәртәбәле исемгә бик тә лаек дип саный. Туган районыбызда нефть ятмалары табылу, беренче скважиналар утыртылу, планлы рәвештә Актаныш нефте чыга башлау союзкүләм танылган “ТАТНЕФТЬ” җәмгыяте һәм аның легендар җитәкчесе Шәфәгать Тәхәветдинов шәхесе белән бәйле. Нефтьчеләр актанышлыларны элек-электән игелекле эшләре белән куандыра. Социаль объектларны төзү-төзекләндерү, мәктәпләрне спорт җиһазлары, киемнәр белән тәэмин итү, чишмәләрне яңарту, саный китсәк бик күп. 2005 елда республика районнарында беренчеләрдән булып ачылган Актанышның “Лачын” боз-спорт сарае да нефтьчеләр бүләге. Әлеге бинаның ачылуы Актаныш районында хоккей спортын үстерүгә ныклы этәргеч булды.
Шәфәгать Фәхразый улы Тәхәветдинов 1946нчы елның 23нче апрелендә ТАССРның Әлмәт районы Габдрахман авылында туа. Нефть техникумын, соңрак И.М.Губкин исемендәге Мәскәү нефть-химия һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый. Хезмәт юлын 1963нче елда «Туймазыбурнефть» трестының ремонт-прокат цехында слесарь буларак башлый. Гади нефтьчедән башлаган хезмәт юлыннан генераль директор вазыйфасына кадәр күтәрелә.
1999нчы елда "Татнефть"ААҖнең генераль директоры итеп куела. 2013нче елның ноябрь аеннан Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисенең киңәшчесе итеп билгеләнә.