Актанышта «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945» китабы тантаналы тапшырылды

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Белем бирү учреждениеләренә, Актаныш районы үзәк китапханәсенә “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945" китабы тапшырылды.

Сугыш тәмамлануга 75 ел була. Сугыш эзләре җир йөзеннән юкка чыга, әмма аның кайтавазы әле дә кеше күңелендә тынып тормый. Архив документлары, китаплар, ул чорның тарихи экспонатлары, без аны сакларга һәм лаеклы алып барырга тиеш.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга тыл хезмәтчәннәре зур өлеш кертте. Хатын - кызлар, балалар, картлар –барысы да фашизмны җиңүдә катнаштылар. Китап та нәкъ менә шул хакта.

Китапны тапшыру тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт архивы директоры Илдар Шәфиков катнашты, ул әлеге китап һәм аның әһәмияте турында сөйләде.

- Бу китап киштәләрдә ятмасын, аны укысыннар, таушалып бетсен иде. Аны балалар укысалар, бай тарихи материаллар белән танышсалар, республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында белемнәрен ныгытсалар, аеруча яхшы булыр иде. Бу китап уку-укыту программаларын, факультатив дәресләр планнарын төзү, мәктәпләрдә һәм уку йортларында семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булып торсын иде, - диде ул.

Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты 25 июньнән 3 июльгә кадәр район һәм мәктәп китапханәләренә әлеге китапны тапшыру буенча акция уздыра. Китапта республика халкының Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында бай тарихи материал тупланган. Китапта аналитик материаллар белән беррәттән, беренчел чыганакларга да зур урын бирелә. Шулай итеп, укучылар архив документларын, плакатлар, афишаларны, фоторәсемнәр, кинохроника кадрларын, фронтовикларның хатларын, сугыш чоры открыткаларын карый ала. Сугыш елларында һәлак булган ветераннар истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия. Китап киң даирә укучылар өчен басылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International