БҮГЕН УНБЕРЛӘР БЕРЕНЧЕ БДИ ТАПШЫРДЫ: "Укысаң, өйрәнсәң, бер кыенлыгы да юк!"

2020 елның 3 июле, җомга

Бүген, 3 июль көнне югары уку йортында укуларын дәвам итәргә теләгән чыгарылыш сыйныфы укучылары беренче бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырды. География, рус әдәбияты, информатика фәннәрен сайлаган 16 укучы биредә белемнәрен сынады. Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру пункты беренче санлы Актаныш мәктәбендә урнашкан.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева имтиханга кергәндә һәм имтихан тапшырганда барлык саклык чараларының үтәлүен әйтте.

Пунктка килү белән балаларның һәм оештыручыларның температуралары үлчәнә- термометрия үтәләр. Бер бүлмәгә сигездән артык укучы кертелми, балалар арасында 1,5 метр ара калдырыла. Имтихан вакытында укучылар битлек һәм бармакчаларын салып куя алалар. Ә оештыручылар саклык чараларын салырга тиеш түгелләр.  

      

Балаларның имтихан тапшыруын Казан шәһәрендәге ТР имтиханнар комиссиясе һәм Җәмәгать күзәтүчеләре барлап торды. ТР Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының имтиханнар комиссиясе вәкиле Гүзәл Чанышева дәүләт имтиханына контрольлек иткән вакытта тәртип бозулар, кимчелекләр күзәтелмәвен, санитария-эпидемиология чараларының үтәлүен билгеләп үтте. Имтиханнар шау-шусыз, тыныч узган. Иң мөһиме- балалар үзләрен тыныч тоткан. Бу укучылар һәм укытучылар, район мәгариф идарәсе тарафыннан имтиханнарга ныклы әзерлек алып барылуы турында сөйли.

 

16 имтихан тотучы арасында беренче санлы Актаныш мәктәбен тәмамлаучы Ринат Фәррахов та бар. Ул информатика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын тапшырды. “Укысаң, өйрәнсәң, БДИның бер кыенлыгы да юк, имтихан әллә ни авыр булмады”, ди. Егет киләчәк тормышын укытучы һөнәре белән бәйләргә уйлый. Аның алда тагын өч имтихан тапшырасы бар. Максатына ирешү өчен Ренатка һәм башка яшь райондашларыбызга уңышлар, тырышлык, үҗәтлек һәм сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International