Актанышта "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале унөченче иясен тапты

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

 Бүген, гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә,  райондашларыбыз, Актаныш  авыл җирлегендә гомер кичерүче хөрмәтле Венера Нуриәхмәт кызы һәм Васил Габделхак улы Вахитовларга 2008 елда гамәлгә кергән "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылды.

Бу медаль белән иң кимендә 25 ел законлы никахта яшәүче, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корылган гаилә мөнәсәбәтләренең ныклыгы белән халык арасында абруй казанган парлар бүләкләнә. Шулай ук намуслы хезмәт белән булдырылган гаилә иминлеге, балаларны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү дә исәпкә алына. Венера һәм Васил Вахитовлар районда мондый бүләккә лаек булган унөченче пар.

Район ЗАГС бүлегендә "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален тапшыру тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең матур бер истәлеге булып тарих битләренә теркәлде. Медальне аларга матур котлау сүзләре белән район башлыгы Энгель Фәттахов шәхсән үзе тапшырды. Энгель Нәвап улы 42 елдан артык гомер кичергән бәхетле гаиләгә иминлек, бәхет-шатлык, тормышта уңышка ирешкән, сәламәт балалары һәм оныклары янында исән-сау булып, озак гомер итүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International