АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯ УТЫРЫШЫННАН: Сарык – ихатада, эт – бәйдә, юынтык су канализациядә булырга тиеш!

2020 елның 7 июле, сишәмбе

 7 июль көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең  чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе  Илшат Габделхәев  рәислегендә оештырылучы чарага бу юлы да “ярый” белән “ярамый” төшенчәләрен аңларга теләмәгән райондашларыбыз чакырулы иде. Тулы бер комиссия төрле җирлекләрдән булган административ тәртип бозучыларга  нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен аңлатты.

Административ комиссиядә иң еш карала торган эшләрнең берсе – урамнарда, яланнарда, басу-кырларда хуҗасыз (көтүчесез) йөргән маллар.  Кайберәүләр, болай итәргә ярамаганын белә торып, малларын урамнарга куа, ихатаны тизәкләп ятмасыннар, иректә йөрсеннәр, имеш. Әмма, хөрмәтле райондашлар, хуҗасыз малны урамда йөртү  Актанышның административ комиссиясе тарафыннан түгел, ә закон буенча тыелган! Солтангол авылында яшәүче абзый да бүген утырышка шушы нисбәттән чакырулы иде. Ул сигез баш сарык малын урамда йөрткән өчен кисәтү алды. Солтанголда сарык көтүе  гомумән юк. Хәер, өч хуҗалыкта гына асрала бу вак мал. Шулай булгач, аяк терәп көтү сорап булмый. Абый кеше үзе  көнгә берәр сәгать булса да сарыкларны иректә йөртергә рөхсәт сорады. Иректә йортергә ярый – тик алар караулы булырга тиеш. Кеше ихатасына, хуҗалык басуларына керү хокукы бирелмәгән сарыкларга. Бәлки, бу очракта  мал хуҗаларына берләшеп электр көтүчесе алып кую отышлырак булыр иде?

Качкын авылында яшәүче райондашыбыз исә бүгенге утырышка гаепсездән гаепле булып чакырылган. Ихатадагы айгыр дулап, коймаларны җимереп иреккә чыгып китүенә хуҗага турыдан-туры гаеп атып булмый анысы. Тик, гонаһ шомлыгына каршы, басуга кергән айгыр районның полиция бүлегенә сводка буларак теркәлә. Хуҗа тиз арада атны ихатага кайтара, капка-коймаларны төзекләп, ирек исе тойган айгырны ныклырак урынга яба. Шулай да, тәртип саклау органнарына килеп ирешкән “тәртипсез ат” өчен бүген хуҗа комиссия алдына басты. Гаепсездән гаепле райондашыбыз кисәтү белән котылды.

Гомумән, җәйге чорда хуҗалыкларның басуларына мал керү, икмәк тапталу очраклары даими теркәлеп тора. Шул ук Качкын авылында яшәүче икенче берәү дә комиссиягә басу аркасында чакырылган булып чыкты. Малдан да таптатмаган ул иген кырларын, махсус рәвештә зыян да салмаган. Басу юлыннан хәрәкәт иткәндә машинасының ике тәгәрмәче берьюлы тишелү сәбәпле, башкаларга юл ачу максатыннан, иген басуына кергән. Бу юлы да бу очракны күргәннәр, кирәкле җиргә хәбәр иткәннәр! Кергән сигналны исә  административ комиссия тикшергән. Нәтиҗәдә, машина хуҗасына кисәтү белдерелде.

 

Бүгенге утырышта каралган дүртенче эш – урам якка агып яткан юынтык су. Җитмәсә,  Табанлыкүл авылында яшәүче апа комиссия әгъзаләренә бу суның күптән агып ятуын да искәртте, рәхмәт төшкере. Ни сәбәпледер күптәннән агып яткан су моңа кадәр беркемне дә борчымаган. Бүген исә шушы су юлы хуҗабикәне Табанлыкүлдән Актанышка килергә мәҗбүр итте. Ханым хатасын таныды, кисәтү ясау белән кимчелекне төзәтеп куйганнарын хәбәр итте. Алга таба су элеккеге юлын табармы, юкмы – монысы җирлек башлыгы контроленә тапшырылды.

Күҗәкә авылы урамнарында йөргән бәйсез эт хуҗасы гына административ комиссия утырышына килүне кирәк тапмаган. Юкса, иректә йөргән хайванның  почта хезмәткәренә ташлануы да мәгълүм. Эт кавеменең ни-нәрсәгә сәләтле икәнен юрап булмый – җәйге чорда авылларда бала-чагалар да күп була. Бу этле райондашыбызга карата Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы игътибарын арттырыр дип ышаныйк. Бүген исә бу әфәндегә комиссия карарны читтән торып чыгарды – этне иректә йортү аның кесәсен ике мең сумга юкартачак.

Күпчелек җирлек башлыклары үз авылларындагы яшәешкә битараф түгел. Алар кисәтүен дә ясый, кирәк икән, административ комиссия дә чакырта. Авыл халкы башлыкның бу гамәлен аңлап кабул итсен иде – закон һәркем өчен бер, аңа буйсыну да мәҗбүри. Кайбер җирлекләрдә исә тыкрыкларны бүлеп куеп мал-туар, кош-корт асрыйлар – сүз әйтүче юк. Менә монысы инде уйланырлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International