ХӘЙРИЯЧЕЛЕК – КҮҢЕЛ ЭШЕ: Бүген игелек бүләк итүче “БлагоДарение” фонды оешуга биш ел

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Моннан төгәл биш ел элек - 2015 елның 7 июлендә Татарстан Республикасында яшь буынга һәм социаль инициативаларга ярдәм итүне алмаксат итеп куйган “БлагоДариение” хәйрия фонды оеша. Исеме җисеменә туры килгән фондның чишмә башы исә якташыбызга - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салиховка барып тоташа. “БлагоДариение” нәкъ менә Ирек Фәрит улы инициативасы белән барлыкка килеп, изге гамәлләре, игелекле эшләре аша халык арасында танылу ала, җәмәгатьчелектә хөрмәт казана.


Биш еллык тарихка ия хәйрия фонды яшь буынны һәр башлангычта үз канаты астына алырга омтыла: аларга һәр яклап терәк булу, халыкның социаль яктан якланмаган катламына матди, социаль һәм башка ярдәм күрсәтү “БлагоДариение”нең тормыш рәвешенә әверелгән. Фонд шулай ук ТРның социаль әһәмиятле проектларында актив катнаша. Аның инициативасы белән ел саен йөзләгән баланың хыялына канат куела.


- Кешеләргә азмы күпме генә булса да ярдәм итә алу - искиткеч зур бәхет. Без яшь буынга ярдәм итеп, шул рәвешле илебезнең киләчәгенә өлеш кертәбез дип ышанабыз, - ди «БлагоДарение» хәйрия фонды президенты Фәрит Муллагали улы Салихов.


“Яхшылык эшлә дә, суга сал. Халык белмәсә, балык белер”, дисәләр дә, интернет, социаль челтәрләр заманында күп кенә эш-гамәлләрне яшереп калу мөмкин түгел, үзең сиздерергә теләмәсәң дә, башкалар дөнья пәрәвезенә урнаштырачак. “БлагоДариение” фондының да хәйриячелек эшчәнлеге күпләрнең күз алдында. Актанышлылар да якташларыбызның ярдәмен даими тоеп яши. Шахматчыларыбыз, чаңгычыларыбызның яшь буыны әлеге хәйрия фондының канаты астына сыена. Районыбыздагы бик күп матур башлангыч “БлагоДариение” фондының ярдәме белән тормышка ашырыла.


Фондның волонтерлар хәрәкәте дә елдан-ел матур уңышлары белән сөенә. 2016 елда тәүге тапкыр оештырылган волонтерлар слеты бүген инде республикакүләм танылу алган чара.


“Инвалид балалары булган, күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш шартларына дучар булган балаларны социаль яктан тәэмин итү алар өчен безнең җәмгыятьтә үз-үзләрен күрсәтү өчен тигез мөмкинлекләр тудыра. Ятим балаларга һәм өлкәннәргә игътибар күрсәтеп, без аларның дөньясын мәхәббәт, кайгыртучанлык һәм наз белән тулыландырырга тырышабыз. Ирекле эшчәнлекне актив үстерүдә волонтерларыбыз алыштыргысыз таяныч, чөнки волонтер - ул, беренче чиратта, ярдәм итәчәк дус”, - дип исәпли фонд директоры Рузилә Якуп кызы Шәймарданова.


“БлагоДариение” фонды өчен иҗтимагый эш күптән инде яшәү рәвешенә әверелгән. Барчабызны да яхшылыкка омтылып яшәргә чакыра ул. Уйлардан яктылык туа. Ә яктылыктан – яхшылык! Шәфкатьлелек -мәрхәмәтлелек –халыкны берләштерүче көч. Бу сүзләрнең хаклыгына “БлагоДариение” фонды үз мисалында инанган.


Биш еллык эшчәнлек бүген күркәм нәтиҗәләр белән сөендерә. Эшнең әҗере исә балаларның күзләрендә балкыган елмаю аша тоемлана, йөрәк түреннән чыккан гади генә рәхмәт сүзе булып килеп ирешә.


Тәүге юбилеегыз белән сезне, игелек бүләк итүчеләр! Бүген шушы изгелекнең башлангычында торган һәркемгә – хөрмәтле Ирек Фәрит улына, Фәрит Муллагали улына, Рузилә Якуп кызына актанышлылар исеменнән ихлас рәхмәт сүзләрен юллыйбыз. Яшь буынга яшәү дәрте, киләчәккә ышаныч бүләк итүегез өчен, күңелләргә игелек орлыклары салуыгыз өчен рәхмәт Сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International