8 июль - Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. 2008 елда гамәлгә кертелгән әлеге мөһим дата, ЗАГС диварлары кысаларыннан чыгып, елдан-ел бөтен республиканы колачлый.
Актаныш районында быел да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне матур бәйрәм төсмере алачак. Матур традициягә тугры калып, бу көнне Актанышның иң үрнәк гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак. Бер пар исә 8 июль көнендә никахларын рәсми төстә теркәп, яңа гаиләгә нигез салачак.
Сүз уңаеннан, агымдагы елның июнь аенда Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 14 гаилә теркәлгән. Коронавируслы вәзгыять туй гөрли торган җәй айларына шактый төзәтмәләр кертсә дә, районыбызда гаиләләр теркәлеп тора. Быел тантаналы чаралар гына үзенчәлекле: ЗАГС бүлегендәге бәйрәм чарасында кәләш белән кияүнең иң якын туганнары гына катнаша ала, никахны рәсми теркәү тантанасында катнашучыларның һәрберсе өчен мәҗбүри булган “атрибутлар” исемлегендә исә саклагыч битлек һәм перчаткалар.