ГАИЛӘ КӨНЕ УҢАЕННАН: Вахитовлар гаиләсен бүген дә аңлашу, мәхәббәт, хөрмәт бизи

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Райондашларыбыз Венера Нуриәхмәт кызы һәм Васил Габделхак улы,  моннан 43 ел элек булган дулкынландыргыч мизгелләрне күңелләреннән үткәреп, бүген район ЗАГС бүлегенең тантаналар залына атлады. Вакыт дигәннәре Вахитовларның төс-кыяфәтенә үз үзгәрешләрен керткән, адымнарына салмаклык өстәгән, чигә чәчләренә көмеш төс йөгерткән...  Аның каравы, бер-берсенә күтәрелеп баккандагы мәхәббәтле караш шул ук һәм куллар үзгәрмәгән – бүген дә куллар кулларда, нәкъ кызыл туй көнендәге кебек.

Ихтирамга лаек Вахитовлар гаиләсе район халкы өчен яхшы таныш. Васил аганы да, Венера ханымны да һәркем Актаныш патриотлары итеп белә.  Алар гомер буе туган туфракларына тугрылык саклаган мөхтәрәм затлар.  Ике кызларына да туган җирнең кадере әти-әни үрнәгендә күчкән – алар да түгәрәк бәхетләрен Актаныштан тапкан.

Армия сафларыннан кайту белән  хезмәт юлын район эчке эшләр бүлеге белән бәйләгән  Васил Габделхак улы лаеклы ялга чыкканчыга кадәр “милиция” дә эшли. Хезмәте дә югары бәяләнә райондашыбызның - милиция отличнигы исеменә лаек була ул, майор дәрәҗәсенә күтәрелә. Хәзер дә тынгысыз хезмәтенә тугры Васил Вахитов – ул озак еллар дәвамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең ветераннар оешмасын җитәкли. 

Гаилә башлыгы үз гомерен тәртип саклауга багышласа, аның тормыш иптәше Венера Нуриәхмәт кызы сәламәтлек саклау өлкәсендә лаеклы хезмәт куя. Казан шәһәрендәге фармацевтика училищесын тәмамлагач, ул 41 ел аптекада эшли. Хезмәтендәге уңышлары өчен  төрле дәрәҗәдәге күп санлы мактау грамоталарына, рәхмәт хатларына ия була.

1977 елның 4 августында нигез салынган Вахитовлар гаиләсе ике кыз балага гомер бүләк итә.  Күркәм гаиләдә төпле тәрбия алган кызлар бүген инде үзләренең гаилә учакларының җылысын саклый, әти-әниләрен сөендереп, кадерле кешеләренә  әби-бабай булу бәхетен бүләк иткән алар.  Биш малай оныклары бар Вахитовларның! Берьюлы биш ул сөйгән  әби-бабайны бәхетле дими, ни дисең тагын!?

 Хезмәттә дә сынатмыйлар Венера ханым белән  Васил абый кызлары. Олы кызлары Эльвира Гарипова - Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе. Кече кызлары Миләүшә Әгъләмова – Актаныштагы дүртенче санлы балалар бакчасы мөдире. Кияүләрдән дә уңган Вахитовлар – алар да райондагы  җаваплы хезмәтләрне башкара.

Бүген кулга кул тотынышып  тантаналар залына кергән хөрмәтле әти-әниләрен кыз-кияүләр, оныклар дулкынлану катыш горлык белән каршы алды. Балалары горурланырлык  эшләре, тормыш тәҗрибәсе бар Вахитовларның. Дулкынланулары да аңлашыла -  әти-әни күрсәткән юлдан алар үрнәгендә алга атлыйсы бар, сынатырга ярамый.

"Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырылу хөрмәтеннән иң кадерле, иң җылы сүзләрне дә йөрәк пәраләреннән кабул итеп алды Вахитовлар. Тугыз газиз кеше беравыздан “яратабыз, исән-сау булыгыз, сез безгә бик кирәк!” дигән сүзләрне кабатлады. Бәхетнең түгәрәк касәсен шушы сүзләр гел тулыландырып торсын киләчәктә дә! Аларның имин, бәхетле тормышлары - яшь парлар өчен матур үрнәк булсын!  Җәмгыятьнең төп ячейкасы булган гаиләне уңышлы, матур итеп төзү өчен куелган зур хезмәтнең игътибарсыз калмавын киләчәк буын  күреп-белеп үссен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International