БӘЙРӘМ БҮГЕН: 8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов район халкына котлау сүзләрен ирештерә

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

“Хөрмәтле актанышлылар! Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән котлыйм.

Элек-электән гаилә җәмгыятьнең нигезе, әхлаклылык, мәхәббәт, тугрылык һәм иртәгәге көнгә ышаныч булып торды. Ныклы, сәламәт гаилә - көчле Рәсәйнең, Татарстанның, Актанышның нигезе. Гаилә кору - җиңел, аны саклап кала алу, янәшәңдә булган тормыш иптәшеңне, балаларыңны бәхетле итү күпкә авыррак. Ләкин, бары гаиләле, балалы кеше генә үзен, чын мәгънәсендә, бәхетле дип саный аладыр.

Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз, матур, җылы сүзләрне кызганмагыз. Еш кына нәкъ менә янәшәдәге туганнарыбыз ярату сүзләренә мәхрүм булып кала.

Барлык гаиләләргә дә сәламәтлектә, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын. Районыбызда бәхетле һәм тату гаиләләр күбрәк булсын. Һәр гаиләдә балаларның шатлыктан көлгән авазлары тынмасын, ” - диелә район башлыгы тәбрикләмәсендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International