ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген милли мәгарифле, милли мәдәниятле Актанышыбыз әлеге тәҗрибә уртаклашу эшчәнлегенең икенче дулкынын кабул итте. 20 район башкарма комитет җитәкчеләре, социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар, мәгариф һәм мәдәният бүлеге башлыклары Актанышча миллилек үрнәген өйрәнде.

ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге Актаныш районындагы милли эшчәнлеккә югары бәя бирде.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

 

Бүген – 6 октябрь   көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте.  Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, юл хәрәкәте иминлегенә  куркыныч  янаган урыннарда юл билгеләре урнаштыру,  хезмәт мөнәсәбәтләре буенча булды.

Кешегә дә игътибар булмаган заманда, нинди этләр приюты инде дияргә ашыкма, хөрмәтле укучы!

Бүген, 6 октябрь көнне,  Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең  автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте. Ел саен өлкәннәр ункөнлеге  кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 10  райондашыбызны туплады. 

 Хакимият бинасында гамәлләштерелүче брифингның чираттагысы бүген Актаныш районындагы  мәгариф эшчәнлегенә, аның республика югарылыгындагы үрнәк эш тәҗрибәсенә, милли мәгарифкә багышланды. Чара барышында балалар бакчасы-мәктәп-һөнәри уку йортының алдынгы карашлы шәхес тәрбияләүдә бердәм эшчәнлеге өлге итеп күрсәтелде.

“Татавтодор” җәмгыятенең “Актаныш”бүлекчәсе бүген район юлларының торышы өчен җавап бирә. Оешма Актаныш районындагы 407 километр озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә. Шуның 284 километры асфальт булса, 78 километрны вак ташлы, комлы юл тәшкил итә. Өстәвенә, федераль трассаның 38 километры Актаныш территориясеннән үтә.

Элек-электән Актаныш, бигрәк тә район үзәге, яшеллеге, тирә-юньне бизәп торган куаклары, чәчәклекләре белән аерылып торды. Әмма соңгы елларда бу юнәлештә күпмедер сүлпәнлек сизелә. Матурлык картайды дисәк тә, ялгыш булмас.

Көзге көннәрнең җылы, коры торуына авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылардан да артыграк сөенүче булдымы икән? Алтынга тиң көннәрнең кадерен белгән хуҗалыклар шушы чорда басу-кырлардагы хезмәтләрен шактый җиңеләйтүгә иреште.


Бүгенге көндә район буенча төп җир эшкәртү 83 процент күләмендә төгәлләнгән. Кайсы хуҗалыкның нинди күрсәткечләргә ирешүе хакында бүгенге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хисап тотты.

Бүгенге көндә районга кайткан 4 080 вакцинаның 4 072се эшләнгән. Балалар өчен билгеләнгән 1 640 вакцина тулысынча ясалып беткән. Авырлы 48 хатын-кыз да үзен шушы юл белән сезонлы грипптан саклаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International