Бүген – 6 октябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, расланган график нигезендә, алдан кабул итүгә язылган гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгать итү нигездә торак шартларын яхшырту, юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч янаган урыннарда юл билгеләре урнаштыру, хезмәт мөнәсәбәтләре буенча булды.