Квитанцияләрне сакларга кирәкме?

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Әгәр дә сез элеккечә интернет аша түгел, ә почта яки Банк бүлекчәсендә квитанцияләрне түлисез икән, түләүне раслау белән бәйле күңелсезлекләрне булдырмас өчен, беркадәр вакыт түләү кәгазьләрен сакларга кирәк.

Сакланган түләүләр нинди очракларда кирәк булырга мөмеин? Әгәр сезнең түләү үтмәгән булса, яки үтеп тә, ләкин кайбер хаталар белән — дөрес булмаган мәгълүматлар һәм башкалар белән түләнсә. Мондый ситуацияләрдә квитанцияләр сезгә алга таба түләүләрне башкаруда буталып калмаска һәм сезнең коммуналь хезмәтләр алдында бернинди бурычыгыз юклыгын исбатларга ярдәм итәчәк.

Квитанцияләрне күпме сакларга кирәк соң һәм ни өчен? Квитанцияләрне саклауның конкрет срогы закон нигезендә билгеләнмәгән. Әмма РФ Гражданлык кодексында (196 маддә) дәгъва срогы төшенчәсе бар — аның дәвамында сез судка мөрәҗәгать итә аласыз һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең сезнең тарафтан башкарылуын исбатлый аласыз. Бу - 3 ел. Ягъни түләнгән түләүләрне саклауның мәгънәсе булган минималь срок 3 ел тәшкил итә. Күбрәк тә була —судлар еш кына өч ел узгач та дәгъвалар кабул итә, һәм сезнең хәлләр суд карары өчен җитәрлек дип санарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International