ЗАМАНА КУЙСА ТАЛӘП: Актаныш районында сукбай этләр өчен приют ачылды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Кешегә дә игътибар булмаган заманда нинди этләр приюты инде дияргә ашыкма, хөрмәтле укучы!


Авылларның шәһәрләшә баруына тагын бер мисал – урамнарда сукбай этләрнең күзгә күренеп артуы. Элек калаларның чүп контейнерлары тирәсендә ырлап йөргән хуҗасыз этләргә юлыкканда, мондый күренеш салаларга да килеп җитәр дигән уй юк иде күңелдә. Тик, кызганычка каршы, соңгы елларда тугры дус, йорт сакчысы булып исәпләнгән этләрне авыллардагы шәхси секторлар да сыйдырмый башлады. Нәтиҗәдә урамнарда төрле төстәге, төрле токымдагы, олы-кече этләрнең катнаш каныннан яралган сукбайлар кавеме барлыкка килде. Кешеләргә карата ышанычын югалткан бу хайваннардан ни көтәргә дә белмәссең: усал ырылдаган, кайчан карама ач этләрнең үз-үзләрен тотышы гына түгел, әрнү катыш ачулы күз карашлары ук шик уята.


Шәһәр тормышының бик күп яңалыклары кебек үк, Актанышка да үтеп керде сукбай этләр проблемасы. Башта урамнарда берән-сәрән күренгән маэмайларга әллә ни игътибар да итмәдек кебек, киресенчә, шул ук чүп савытлары янына үзебез үк калдык-постык ризык куя-куя ияләштердек дүрт аяклы “дуслар”ны. Әмма аларның кинәт артып китеп, кешеләргә зыян салуын һич кенә дә көтмәдек, алай гына да түгел, сукбай этләр зәхмәтенә бөтенләй әзер түгел идек без.


Аеруча Актаныш үзәгендә яшәүчеләр зарланды көтелмәгән бәладән. Кыргыйлашып барган кавем хәзер инде калдык-постык ризыкка гына риза түгел. Хуҗасыз этләрнең кош-кортка, вак малга ташлану очраклары әле дә теркәлә тора. Үзләрен урам тормышына дучар иткән кеше дигән “бөек” затны да санламый башлады “элеккеге дуслар”.


Сукбай этләр арткан саен, әлеге проблеманың масштаблары да үсте. Халык аны җыелышларда күтәрә башлады, дустан дошманга әверелгән “ташландык”лар, чыннан да, куркыныч тудыра башлаган иде.
Ә менә кешеләр читкә тибрәгән хайваннарны шул ук кешеләрдән закон яклый булып чыкты: этләрне ату кешелексезлек дип исәпләнә һәм аларны ату катгый рәвештә тыела.


Бердән-бер юл – хуҗасыз, сукбай этләрне җыеп, алар өчен махсус приют ачу. Бу нисбәттән 2018 елның 19 декабрендә Русиянең Дәүләт думасы тарафыннан “Хайваннарга карата җаваплы караш һәм РФның кануннар чыгаручы кайбер актларына үзгәрешләр кертү турындагы” 498нче федераль закон кабул ителде. Аның нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан урындагы үзидарә органнарына һәр муниципалитетта хуҗасыз эт - мәчеләргә приютлар оештыру вәкаләте бирелде. Әгәр дә моннан 5-6 ел элек Россиядә түгел, ә Актанышта этләргә приют ачыла дисәләр, иманым камил, ахырзаман шушы икән дияр иде күпләрегез. Тик бүген инде бу заман таләбе, бүген хуҗасыз этләр приюты – урамнардан сукбай этләрне җыеп алуның бердән-бер ышанычлы юлы. Әлеге дә баягы, авылларның шәһәрләшә баруына чираттагы мисал бу.


Бүген Актаныш районында этләргә приют ачарга теләк белдергән зат – тумышы белән Киров авылыннан Илназ Мәгъданов. Сүз дә юк, этләр белән эшләп карамаган, аларның холык-характерлар үзенчәлекләрен белмәгән адәм баласы бу эшкә алына да алмый, алынмас та иде. Ә менә Илназ кечкенәдән үк этләргә мөкиббән. Балачактан ук шул хайваннар белән әвәрә килгән малайга карап, эт җене кагылгандыр сиңа дия торган булганнар. Еллар үткән саен, аның кызыксынулары үзгәрә барган, тик менә үсмер вакытта да, җилкә ныгыгач та, этләрне яратудан бизмәгән ул. Моннан 6 ел элек, үзе гаилә коргач, Илназ шәхси секторда эт тота башлый.


Өйләнгәнче үк бар иде эт асрау хыялы, тик ул вакытта күчмә тормыш белән яшәдем. Бүген монда булсам, иртәгә тегендә. Ә этләргә көн саен игътибар кирәк. Алар гаилә әгъзасенә әверелеп бетә. Этләр яратуны тоя ул”, - ди хуҗа. Бүгенге көндә аның “кавказ бүресе” токымлы ике эте бар. Безнеңчә, гади телдә алабай дип йөртелгән токым түбән агрессияле, тыныч һәм тугры.

 


Хәзерге вакытта райондашыбыз җиң сызганып сукбай этләрне “өйле” итәргә йөри. Приют Киров авыл җирлеге территориясендә урнашкан. Авыл халкына борчылыр урын юк – биләмә авылдан бик ерак.


Әлегә булачак приют сукбай этләрне кабул итәргә әзерләнә. Бар хезмәтне Илназ үз хисабына башкара. Иллеләп эткә сыену урыны булачак территория биек калай белән әйләндереп алынган, этләр чокып чыкмаслык итеп тирән саклану җайланмалары куелган.

Шәһәр приютларындагы кебек купшылык юк биредә – барысы да гади. Беренче вакыттан ук этләрнең һәрберсе ояда яшәячәк. Эт ояларын да үзләре ясый Илназныкылар. Киләчәктә аларга вольер ясау, корылманы һәр яклап түбә белән әйләндереп алу күздә тотыла.


Бирегә килеп эләккән хайваннар башта 10 көнлек карантинда тотыла, моның өчен махсус блок булдырыла. Алга таба этләр стерильләштерелергә һәм вакциналаштырырга тиеш. Әлеге процедуралар районның ветеринар оешмасы ярдәме белән тормышка ашырылачак. Шуннан соң гына этләр биредә тулы хокуклы “яшәүчеләр” булып исәпләнә башлый. Аларга ветеринар паспорт булдырыла. Иң мөһиме – алар биредә үрчемәячәк.

Бүгенге көндә приютның беренче “кунак”лары да бар: өч көчек һәм шактый тормыш күргән олы эт. Эт чылбырда, ә менә көчекләр әүмәкләшеп уйнап йөри. Хуҗа бу үксезләрне ботка белән сыйлый. Әйе, дөрес укыдыгыз, биредә асралачак этләрнең төп менюы сыек май кушып болгатылган дөге һәм бодай боткасы. Илназ аларны үз акчасына сатып ала. Әлегә суны машина белән алып киләләр. Инде шушы көннәрдә территориядә этләргә ашарга пешерү өчен җайлаштырылган вагон урнаштырылачак. Бер нәрсә дә әкияттәге кебек бармак шартлату белән барлыкка килми приютта.



Минем өчен генә түгел, гомумән, район өчен яңалык бу приют. Һәр адымны җай белән ясарга кирәк. Яр Чаллы, Минзәлә шәһәрләрендә булып, аларның бу юнәлештәге эшен өйрәндем. Шәһәрләрдә дә приютлар менә шулай бер казыктан сафка баскан. Биредә тулы канлы эш башлар өчен вакыт кирәк. Халыкның аңлавына да өметләнәм. Мондый приют районда тәртип урнаштыру, кешеләрнең һәм дүрт аяклы дусларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк. Әлбәттә, ул өйдәге шартларны алыштыра алмый. Шуңа күрә хайваннарга мөмкин кадәр уңайлырак мохит булдыру мөһим. Ул этләрне кешеләр башта кулга ияләштергән, аннан куып чыгарган. Этләрнең сукбайлыкка чыгуына безнең дә гаеп бар. Кешеләр үзләре кулга ияләштергән хайваннар өчен җаваплы булырга тиеш – кешелек дөньясы менә шуны оныткан”, - ди ул аякка килеп чорналган көчекне кулына алып.



Урамда йөргән хуҗасыз этләрне тоту буенча районның башкарма комитеты белән Илназ Мәгъданов арасында килешү төзелгән. Эшчәнлек шуның нигезендә башкарыла. Җирлек башлыкларыннан, гражданнардан кергән заявкалар буенча этләр тотылачак һәм бирегә алып киленәчәк. Моның өчен махсус җайланма да ясаган приют хуҗасы.



Үзеңнең токымлы этләрең була торып, бернинди матди керем кертмәгән бу эшкә алынуыңның сәбәбе нидә? “ – дигән сорауны юлламый булдыра алмадым Илназга.

Бүгенге көндә бөтен нәрсәне акча бизмәненә салып үлчәсәң, кешелеклелек төшенчәсе калмый ич бездә. Кечкенә вакытта минем этләремне аттылар – бу күренеш күңелдә бик авыр тойгы калдырды. Хайваннарны кызгану хисе туды. Мөмкинлек булганда, нигә әле сукбай этләргә яңа тормыш бүләк итмәскә?” – дип, сорауга сорау белән җавап бирде ул. Гомумән, Илназ Мәгъдановның гамәлләрендә, фикер сөрешендә уйланырлык, сокланырлык урыннар бик күп. Кайчандыр баянчы һөнәрен үзләштергән әлеге мәрхәмәтле зат быел, 34 яшендә, Актаныш технология техникумына - мал табибына укырга кергән. “Эшкә тотынам икән, мин аңа бөтен күңелем белән биреләм. Яңа һөнәремне дә шушы этләргә ярдәм итәр өчен үзләштерәм”, - ди ул, елмаеп.

Кем белә, бәлки киләчәктә әлеге этләр яңа хуҗаларын табар да, элеккеге матур, тук тормышка әйләнеп кайтыр!? Ә әлегә Актаныш районында аларны кайгыртырга риза булган олы йөрәкле кеше табылган икән – моны сөенеп кабул итәргә һәм аңа ярдәм кулы сузарга кирәк. Бүген приют һәр төрле ярдәмгә шат.


Сүз дә юк, әлеге яңалыкны райондашларыбыз төрлечә кабул итәчәк. Әмма сездән, хөрмәтле җәмәгать, аңлау һәм теләктәшлек фикерләре ишетәсе килә. Приют ачу һәм анда сукбай этләрне тәрбияләү гади эш түгел. Әмма районны сукбай этләрдән арындыруның бердән-бер кешелекле юлы бу. Этләр саны арткач, хуҗа территорияне видеокүзәтү җайланмасы белән җиһазауны һәм хезмәткәрләр штаты булдыруны күздә тота.


АВТОР ӨСТӘМӘСЕ: Шулай да приюттан кузгалып киткәндә, күңелдә авыр тойгы урын алды. Дүрт пар күз озатып калды безне - дөньяның мәрхәмәтсезлеген күргән җан ияләренең карашында яхшылыкка өмет белән бергә кешеләргә ышанырга курку ята кебек тоелды... Сизәм, бу әле “ташландык”ларны сыендырган урынга соңгы сәфәр түгел...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International