Актаныш районында гриппка каршы вакцинация ясау дәвам итә

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүгенге көндә районга кайткан 4 080 вакцинаның 4 072се эшләнгән. Балалар өчен билгеләнгән 1 640 вакцина тулысынча ясалып беткән. Авырлы 48 хатын-кыз да үзен шушы юл белән сезонлы грипптан саклаган.


Район үзәк хастаханәсе баш табибы Рөстәм Азат улы билгеләп үткәнчә, быел гриппка каршы прививка ясатучылар саны сизелерлек арткан. Шуңа күрә дә пәнҗешәмбе көнне хастаханәгә өстәмә вакциналар кайтачак.

Баш табиб урынбасары шулай ук коронавируслы вәзгыятькә бармак аша карамаска чакырды. Районда битлек режимы актуаль булып кала бирә. Саклык чаралары гамәлдә. Оешма-предприятие җитәкчеләренә дә үз хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгырту бурычы йөкләнде – тән температурасы югары булганнарны коллективтан читләштерү, кулларны даими йогышсызландырып тору, битлекләрдән йөрү кебек шартлар һәр оешмада да актив кулланылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International