СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районында мәгариф эшчәнлеге, республика югарылыгында үрнәк эш тәҗрибәсе, милли мәгариф

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

 Хакимият бинасында гамәлләштерелүче брифингның чираттагысы бүген Актаныш районындагы  мәгариф эшчәнлегенә, аның республика югарылыгындагы үрнәк эш тәҗрибәсенә, милли мәгарифкә багышланды. Чара барышында балалар бакчасы-мәктәп-һөнәри уку йортының алдынгы карашлы шәхес тәрбияләүдә бердәм эшчәнлеге өлге итеп күрсәтелде.


Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева рәислегендә үткән брифингта  район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Гөлназа Имамразыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Раниза Шакирова, “Каенкай” балалар бакчасы мөдире Йолдыз, сәләтле балалар өчен Актаныш гуманитар гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шәмсунова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International