Юл ямаулы булса булсын, тик соңгысы гына булмасын

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Ерактан ук күзгә бәрелеп торучы кызгылт-сары жилет кигән юл эшчеләре иртә яздан кара көзгә кадәр юллар төзекләндерүдә хезмәт куя. Утыз градуслы кызу да, кар-буранлы кыш та куркытмый әлеге һөнәр ияләрен. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән машина үтә алмаслык юллар да тәртипкә китерелә. Хезмәтләре авыр булса да мактаулы, чөнки бу юллардан узган һәркем аларга күңеленнән рәхмәт укый.



“Татавтодор” җәмгыятенең “Актаныш”бүлекчәсе бүген район юлларының торышы өчен җавап бирә. Оешма Актаныш районындагы 407 километр озынлыктагы юлга хезмәт күрсәтә. Шуның 284 километры асфальт булса, 78 километрны вак ташлы, комлы юл тәшкил итә. Өстәвенә, федераль трассаның 38 километры Актаныш территориясеннән үтә.

Участокта 80 кеше хезмәт куя. Көн саен иртәнге алтыда “Газель” машинасы, эшчеләрне алып, юлларга чыгып китә. Алар кичке сәгать алтыда гына әйләнеп кайталар.

Эшчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, аларга ачык төстәге жилетлар, кепкалар, эссе асфальтка да чыдам аяк киемнәре, кышкы киемнәр бирелә.



Бүгенге көндә бригадалар чокыр ремонты белән мәшгуль. Бу сезонга планлаштырылган эшләрнең төп өлеше тәмамланып килсә дә, хезмәткәрләргә тын алу җае юк. Авыр техника йөргән юллар әле тегендә, әле монда ватылып кына тора. Хезмәт сыйфаты начар дип бәяләү дөрес түгел, җәмәгать! Һава температурасы минус биш градуска кадәр түбәнәйгәнче, чокыр ремонты дәвам итәчәк. Бүген исә бер бригада Актаныш – Мөслим юлының Киров авылы яныннан үткән юлларны төзекләндерә.

Юллар төзекләндерү өчен участокта барлык төр техникалар да бар. Яз-җәй айларында юл төзелешендә катнашкан техникалар кышын исә юлларны карап-чистартып тору эшен башкаралар.



Юллар төзелеше генә түгел, чокыр-чакырларны ямау, юл кырыендагы үләннәрне чабу, юл билгеләре урнаштыру, аларны карап, тәртиптә тоту, кыш көне юлларга тозлы ком катнашмасы сибү дә участок эшчеләренең вазыйфасына керә. Тынгысыз хезмәтләренең нәтиҗәсе булып исә без көн-төн машинада җилдергән юллар сузылган. Ямаулы булса да, үзебезнең юллар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International