Төгәл бер атна элек Татарстан Республикасы районнарының башлыклары Актанышыбызның милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәсен уртаклашу максатыннан районга килгән иде. Чыннан да, Актанышның бу юнәлештәге эшчәнлегенә соклануларын белдерде алар. Түгәрәк өстәл артындагы фикер алышуда Актаныш тәҗрибәсен республика районнарында куллануның мөһимлеген билгеләп үтте җитәкчелек.
Бүген исә, милли мәгарифле, милли мәдәниятле Актанышыбыз әлеге тәҗрибә уртаклашу эшчәнлегенең икенче дулкынын кабул итте. 20 район башкарма комитет җитәкчеләре, социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлар, мәгариф һәм мәдәният бүлеге башлыклары Актанышча миллилек үрнәген өйрәнде.
Актаныш районына килгән делегация тәҗрибә уртаклашуны ресурс үзәк статусы алган технология техникумы базасыннан башлады. Бүген Актаныш техникумының районда тоткан урыны зур - ул авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләүче бердәнбер уку йорты. Техникумның авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча белем бирүче Казандагы югары уку йортлары белән хезмәттәшлек килешүе гамәлдә. Өстәвенә, ресурс үзәк ел саен яңа һөнәрләр буенча курслар ача. Кыска вакытлы курслар да райондашларыбыз арасында зур популярлык казана. Ветеринар, авыл хуҗалыгы остасы, программистлар әзерләү - яңа уку елыннан Актаныш технология техникумы булдырырга исәп тоткан яңа юнәлешләр.
Уку йортында иҗади эшчәнлек, ресторан хезмәте күрсәтү юнәлешләре дә бүгенге чарада катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.
Район, техникум җитәкчелегенә юлланган сораулар, нигездә, һәр районда Актаныш техникумы үрнәгендә һөнәри уку йортларын камилләштерү, яңа юнәлешләр буенча белгечлекләр булдыру ихтыяҗы барлыгын чагылдырды.
Районыбызның дистәләгән кунагы бүген Актанышның Ленин һәм Мәдәният парклары буйлап мәдәният йортына юл тотты.
Язучы-шагыйрьләребезнең исемнәрен мәңгеләштергән, гармунчыларыбызны барлаган, тулы бер мәдәни тормышыбызны чагылдырган мәдәният паркының бар җирендә миллилек, татарлык күренеп тора. Хәер, районнардан килгән җитәкчелек корпусы да моңа игътибар итми калмады. Әлфия Авзалова һәйкәленә чәчәкләр салганда да һәркем татарлыгыбыз өчен горурлык хисе кичерде.
Азнакай, Арча, Апас, Әтнә, Балтач, Биектау, Балык Бистәсе, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Саба, Сарман, Теләче, Тукай, Ютазы муниципаль районнарыннан килгән җитәкчеләр, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев белән берлектә, авылларның театр коллективлары тарафыннан әзерләнгән театраль күренешләрне тамаша кылдылар.
Актаныш районына җитди максат белән килгән кунакларга җирлекләр тарафыннан әзерләнгән шәҗәрәләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Актаныш муниципаль театры сәхнәләштергән “Итил суы ака торур” тарихи драмасыннан өзекне дә бер сулышта карады алар. Данлыклы “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, “Ак инеш” бию коллективының чыгышларын да делегатлар алкышларга күмде.
Актаныш районының мәгариф системасы ныклы адымнар белән алга бара. Балалар бакчаларында да тәрбия бирүнең үз моделе булдырылган. Бала бакчада татар, урыс һәм инглиз телләрен өйрәнергә тиеш дигән алмаксат куелган мәгариф хезмәткәрләре алдына.
Бүгенге чара барышында эшлекле сәфәрдә катнашучылар Актанышның куелган максатына ирешә баруына инандылар: “Каенкай” бакчасы нәниләре абый-апаларны өч телдә сәламләп каршы алды, өч телдә саубуллашып озатты.
Актанышка эшлекле сәфәре кысаларында 20 районнан килгән мәдәният бүлеге җитәкчеләре ярты гасырлык тарихы булган “Агыйдел” ансамбленең эшчәнлеге белән танышты. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле буларак эшли башлаганнан соң, республика ярдәмендә төзекләндерелгән бинада алар данлыклы ансамбльнең җыр-биюле чыгышларын тамаша кылдылар.
Татар милли бизәкләрен, чигүләрен сәхнә киемнәрендә чагылдыруга һәм һәр бию өчен аерым тегелгән сәхнә костюмнарына югары бәя бирде кунаклар.
Районыбызның “Туган як” музее да мәдәният бүлеге җитәкчеләре өчен сокландыргыч ачыш булды. Алар музейның һәр катында булып, экспонатлар белән таныштылар, Актаныш тарихы турында кызыклы фактлар тыңладылар, район тарихында тирән эз калдырган шәхесләр буенча мәгълүмат алдылар.
Актанышның милли мәдәният һәм мәгарифенең иң ачык чагылышы, әлбәттә, сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназиягә туры килә. Бүгенге җитәкчеләр әлеге уку йортының эшчәнлеген аеруча җентекләп өйрәнде. Укучыларның проект эшләре дә зур кызыксыну уятты кунакларда.
Бүген Актанышта гамәлләштерелгән киң кырлы, гаять бай эчтәлекле очрашу - тәҗрибә уртаклашу чарасының йомгаклау өлеше хакимият бинасында гамәлләштерелде. Район башлыгы Энгель Фәттаховның чыгышы милләтебезне, туган телебезне саклау, милли мәгариф, милли мәдәниятне үстерү буенча Актанышта алып барылган эшчәнлеккә багышланган иде.
ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев Актаныш районының бу юнәлештәге эшчәнлеген һәр районга үрнәк итеп куйды. Милләтне саклап калуда татар теленең, мәдәният һәм мәгарифнең зур роль уйнавын кат-кат ассызыклады ул.
Энгель Фәттахов чараны йомгаклап, республиканың һәр районында миллилек үрнәге булган мәктәп-бакчалар булдыру тәкъдимен җиткерде. “Бүген Татарстанның ике дистә районы Актаныш үрнәген өлге итеп ала - без сезгә төрле яктан ярдәм итәчәкбез. Татар телендәге методик кулланмалар, тәҗрибәбез, белемнәребез – без барысын да сезгә бирергә әзер. Киләчәктә дә аралашып, фикерләшеп, милләтебезгә хезмәт итәргә язсын!” – диде ул йомгак сүзендә.