УНКӨНЛЕК КЫСАЛАРЫНДА: Актаныш өлкәннәре машинада узышты – җиңүчеләр билгеле

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген, 6 октябрь көнне,  Актаныш технология техникумы базасында өлкәннәребез үзләренең  автомобиль йөртү осталыкларын күрсәтте. Ел саен өлкәннәр ункөнлеге  кысаларында оештырылып килүче чара быел үзенә 10  райондашыбызны туплады. 

Район ветераннар советы һәм техникум белән берлектә үткәрелгән ярышларда катнашучыларның иң өлкәненә 81  яшь иде.

Ярышларның иң дулкынландыргыч мизгелләре практик өлешкә туры килгәндер, мөгаен. Махсус билгеләр белән чуарланган мәйданчыкта ун машина аллы-артлы старт сызыгына басты. Һәр секунд кадерле иде бу очракта. Һәм, әйтергә кирәк, бәйгедә берәү дә сынатмады. Билгеләнгән араны өлкәннәребез зур тырышлык һәм үҗәтлек белән үтте. 

Шактый мавыктыргыч дәвам иткән ярыш ахырында җиңүчеләр билгеләнеп, аларга дипломнар һәм район ветераннар советының акчалата премияләре тапшырылды. 


Ир-атлар арсында беренче урынга лаеклы төстә  Актаныштан Рөстәм Раянов ия булды. Икенче урында – Актаныштан Фәрит Хафизов, өченче урында – Аккүздән Мөдәррис Хәмитов. Сүз уңаеннан, 1974 елдан бирле тимер ат иярләгән  65 яшьлек Мөдәррис ага  бу чарада лаеклы ялга чыкканнан бирле катнашып килә. 2017 елда Актаныш данын республика күләмендә дә якларга насыйп булган аңа. 

Хатын-кызлар арасында беренчелек Зәлифә Әмировада. Икенче урында – Теләкәйдән Венера Гомәрова.

Өлкәннәребезнең узган елгы теләк-тәкъдимнәрен искә алып, бүгенге чарада үз осталыгын сынаган  һәркемгә катнашучы дипломнары тапшырылды.

Өлкәннәребез  арасында шактый популярлашып килүче автоузыш бәйгесендә ел саен иң өлкән машина йөртүче билгеләнә. Быел да әлеге традициягә тугры калды оештыручылар. Бәйге ахырында иң өлкән машина иярләүчеләр аталып, аларга махсус диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Быел әлеге титулга актанышлы Равил Солтанов ия булды. 81 яшьлек райондашыбыз әле дә руль артында үзен яхшы хис итә – мондый бәйгеләрдә ел саен үзенең белем һәм күнекмәләрен тикшереп тотырга тырыша ул. Бүгенге ярышта катнашу өчен махсус рәвештә Олимәннән килгән Фаяз ага Фазуллин да иң өлкән машина йөртүче буларак хөрмәтләнде. Быел ул 75 яшен түгәрәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International