ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Җитәкчеләр киңәшмәсендә 3 октябрь көнне Актаныш үзәгендә үткән ярминкәдә катнашкан хуҗалыклар аталып, аларга рәхмәт сүзләре ирештерелде.

5 октябрь көнне Актаныш районының җирле үзидарә, оешма, хуҗалык җитәкчеләре катнашында гамәлләштерелгән атналык киңәшмә күңелле мизгелләрдән башланды. Шушы көннәрдә гомер бәйрәмнәрен каршы алган җитәкчеләрне - "Ташкын" хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Сәлихҗановны, "Нигез" хуҗалыгы рәисе Дамир Җәлиловны, "Саф" хуҗалыгы рәисе Илфат Әндерҗановны, Аккүз авыл җирлеге башлыгы Галина Имамованы район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектларының кадастр бәясен дәгъвалау комиссиясе эше буенча кайнар линия үткәрде. Гражданнар өчен консультацияне күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Әбделманова үткәрде.

Сорауларга җаваплар рус версиясендә.

Казанда Кооператив институт мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар «Мәрхәмәт – Милосердие»

берләшмәсе утырышы булды. Катнашу өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина чакырылды.

Фикер алышуның төп темасы сайлаучыларның наказларын үтәү булды. «Узган сайлау кампанияләре барышында Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары адресына күпсанлы наказлар килде. Аларны гамәлгә ашырганда төп бурыч - татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Әлфия Когогина Дәүләт Думасы эшенең агымдагы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир Инстаграмда уздырачак.

Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары турында; документлар бирү ысуллары турында; коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. ачыклык кертеләчәк.

Сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтының Direct каналында язасыз @rosreestr_tatarstana.

Мәскәүдә «Студентлар лидеры» XVIII Бөтенроссия конкурсының финалы тәмамланды, ул 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Студентлар профсоюз оешмалары вәкилләре өчен лидерлык сменасы кысаларында узды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина ябылу һәм бөтенроссия конкурсына йомгак ясау тантанасының мәртәбәле кунагы булды.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын укыту максатларында                                                                                                         

катнашуны теркәү өчен сылтамалар кушымтада күрсәтелгән. Мәгълүмат шулай ук "мойбизнес.рф" порталында да бар.

 

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

 

Сезне район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм рәхмәтемне белдерәм.


4
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 5 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

  1. Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
  2. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
  3. Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.
  4. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.
  5. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
  6. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Юллар аркылы чыкканда, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымына каршы гына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International