ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2020 ел
шимбә

УКЫТУЧЫ! БӨЕК ҺӨНӘР ИЯСЕ СИН! Район башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларны бәйрәм белән котлады (ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

Бәйрәм уңаеннан бүген районыбыз педагоглары өчен   зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде.  Мәгариф район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырды.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов өлкәннәр көненә багышлап оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Ленин паркының уң ягында мәктәп коллективлары палаткаларны матурлап-бизәп урнаштырганнар. Өстәлләрдә көзге муллыктан әзерләнгән сый-нигъмәтләр. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә-суган, кишер, сарымсак, җиләк-җимештән-слива, ремонтант сортлы кып-кызыл җиләкләр белән беррәттән бүкәнләнгән һәм тирелгән балан тәкъдим итүчеләр дә бар иде. Богады мәктәбе бакчасыннан балан җыеп алып килсә, Татар Ямалысы мәктәбе үзе үстергән кәбестәләрне килограммы 15 сумнан сатуга куйды.

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү.

        Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Уңайсыз метеорологик күренешләр 2020 елның 4 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Көнчыгыш Предкамь һәм Кама аръягы буенча: Алмашынучан болытлы һава. Күбесенчә явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан. Җил төньяк-көнчыгыш 5-10 м/с. Төнлә минималь температура 2.. 5˚, урыны белән -1˚какадәр катыру. Көндез һаваның максималь температурасы 9... 12˚.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

 

 

Актанышта быелгы мул көзнең тәүге ярминкәсе Өлкәннәр көне уңанннан 3 октябрь көнне оешты. Традиция буенча, халык көтеп алган ярминкә мәйданында белем бирү учреждениеләре, район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән шәхси эшмәкәрләр сату итте. Алар халыкта ихтыяҗ тудырган барлык төр продукцияне тәкъдим итте.


2
октябрь, 2020 ел
җомга

Актаныш районында бүген төнге бердән гражданнар оборонасы буенча күнекмә-өйрәнүләр башланды.

Бу көздә районыбыздан 42  егет хәрби хезмәткә китәчәк. 1 октябрьдән Актаныш  хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшен башлады. Комиссия үтүчеләрнең барысы да армиягә барырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

Бәйгедә актанышлылар да актив катнашты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Киров авылыннан Венера Сабитова  «Җир кешесе» номинациясендә

«Кайтыгыз, торналар» язмасы өчен (№140, 23 сентябрь) беренче урынга лаек булды.

Чуракайдан Рамил Сәлахов  «Игелекле авылдашым» номинациясендә «Илнең терәге – ир-егеттә» язмасы белән катнашып (№105, 22 июль), җиңү яулады!

Котлыйбыз сезне җиңүчеләребез, киләчәктә дә иҗади уңышлар сезгә!

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов катнашында атналык мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре киңәшмәсендә бүген мәктәпләрдә кураторлык буенча эшчәнлек алып бару; мәктәпләрдә ВПР, олимпиадаларның мәктәп этабын оештыру; төп мәктәпләрдә БДИ, ТДИ, олимпиадага әзерлекне оештыру; грантларда катнашу мәсьәләләре каралды.

Бүген Актанышта юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев рәислегендә гамәлләштерелгән  чарада агымдагы елның тугыз аенда район юлларында теркәлгән аварияләр анализланды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан  муниципаль программа үтәлеше каралды,  мәктәп автобуслары буенча мәгълүмат җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International