Актанышта быелгы мул көзнең тәүге ярминкәсе Өлкәннәр көне уңанннан 3 октябрь көнне оешты. Традиция буенча, халык көтеп алган ярминкә мәйданында белем бирү учреждениеләре, район хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештергән шәхси эшмәкәрләр сату итте. Алар халыкта ихтыяҗ тудырган барлык төр продукцияне тәкъдим итте.
Мәктәп коллективлары көзге ярминкәдә, нигездә, бакча нигъмәтләрен тәкъдим итте. Халык мәгариф оешмаларының мул сату нокталарыннан суган, кәбестә, кишер кебек яшелчә алды. Балан, слива, гөмбә, тозлык – кайнатма, сөт –каймак тәкъдим итүчеләр дә бар иде сату рәтендә.
Район җитәкчелеге мәктәпләрнең ярминкә рәте белән танышты. Район башлыгы Энгель Нәвап улы ярминкәгә килгән һәр коллективка рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Хуҗалыклар һәм җирлекләрдә мал асраучылар бүгенге ярминкәдә халыкны ит продукциясе белән сөендерде. Эре мал, корш-корт итен райондашларыбыз чират торып алды. Иртәнге сәгать сигезгә шактый нокталар алып килгән товарларын сатып бетерүгә дә ирешкән иде.
Гадәттәгечә, ярминкә рәтләрен быел да Актаныш мае, балык, бал, җиләк-җимеш, яшелчәләр баетты. Бер генә сату ноктасы да буш тормады – тәүге ярминкәне халык көтеп алганына ачык дәлил иде бу.
Район башлыгы Энгель Фәттахов ярминкәнең авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иткән өлешендә дә булды. Ярминкәнең әзерлегенә югары бәя бирде ул.