ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2020 ел
җомга

1 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең  чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе  Илшат Габделхәев  рәислегендә оештырылган чарага җирлек яшәеше кануннарына буйсынмаучы затлар чакырылып, аларга янә бер тапкыр үз гамәлләренең закон кысаларына сыймавын аңлатырга туры килде.

2020 елның 8 октябрендә 11.00-13.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча идарәсе башлыгы Роза Рифкать кызы Килькееваның шәхси кабул итүе узачак.

Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Актаныш районы, Актаныш ав., Ленин ур., 17 йорт, 3 кат, 2 бүлмә ( киңәшмәләр залы).

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (843) 264-16-16.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.

 

Уңай карар кабул ителгән очракта өлешле төзелештә катнашучының милек хокукын дәүләт теркәве төзүче гаризасы нигезендә 9 эш көне эчендә башкарылачак.

Тәмле күргәзмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. Кабак кабымлыклары, кабак кагы, кабак балы кебек үзенчәлекле сыйларны татып карар өчен булса да кирәк иде кабак бәйрәме. Кабак чәк-чәге ясап булса, Актаныш уңганнары аны һичшиксез пешергән булыр иде, мөгаен.

Бүген Актанышта кабак бәйрәме үтте. Һәр җирлек әлеге бакча нигъмәтеннән сый  әзерләп, аны район мәдәният йортында тәкъдим итте.

Консультация - интенсивлык турында кисәтү метеорологик күренеш сәгате 00 . 09 сәгатькә кадәр. 2 октябрь төнлә һәм 2 октябрь иртәсендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр  тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә киңәш ителә:

1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;

2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;

3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;

4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;

5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;

6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча»:

 

Хөрмәтле өлкәннәребез, ветераннар!

Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Әлеге көндә без  сезгә булган тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне  белдерәбез. Сөйләшү, аралашу, хезмәт коллективларында очрашу ункөнлек дәвамында бәйрәм төсмерен ала. Актив өлкәннәребез очрашу-кичәләрдә, бәйге-ярышларда үз тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаша, яшь буынга үрнәк күрсәтә. Авыр тормыш хәлендә калучы өлкәннәребез белән дә очрашып, аларга теләктәшлек күрсәтәбез, ярдәм формаларын булдырабыз.


30
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Актаныш районы милли мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге тәҗрибәсен Татарстан Республикасының 15 муниципаль районы белән уртаклашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Актаныш районындагы милли-мәдәни мохит, милли мәгариф системасы эшчәнлеге белән таныштканнан соң республика районнары башлыкларына максат-бурычлар билгеләде.

- Актаныш районының эш тәҗрибәсе бик күп районнарга үрнәк булырлык. Бу төбәкнең тирән тамырлы традициясе бар. Сез Актанышка карап, үзегезнең модельне үзегез табарга тиеш. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кебек барлык район башлыклары да милли мәгариф өлкәсенә тирән керә алмаска мөмкин. Ләкин сезнең уң кулыгыз булган җитәкче милли җанлы шәхес булырга тиеш. Аеруча мәгариф идарәсе җитәкчесе милли мәгариф эшен бар нечкәлекләренә кадәр күзалласын. Мәдәният бүлеге җитәкчеләренә дә шундый таләп куела. Бик күп районнарда мәгариф тә, мәдәният үз агымында. Тыныч кына үз агымына агып бара торган салга ошатам аларның эшчәнлеген.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International