КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта рәсми төстә өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.

Ун көн дәвамында Актанышта  өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. 

Райондагы бәйрәм чараларына бүген, 1 октябрь көнне,  Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге җирлекләрдәге ветераннар активы белән очрашты.

Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә,  мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар да бар иде. 

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде.

Чара барышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла  Нурлыевның, Уразай авыл җирлеге башлыгы Риназ Шәриповның, Мәсәде авыл җирлегендәге  башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Бибизәйнәп Шәяхмәтованың, Татарстан Республикасының кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең яр чаллы шәһәре буенча Актаныш районындагы җитәкче урынбасары Луиза Хафизованың  чыгышлары тыңланды. 

Бүген Актанышта өлкәннәр ункөнлеге башлану уңаеннан оештырылган бәйрәмдә кадерле затларыбыз хөрмәтләнде.  Өлкәннәр шулай ук район җитәкчелегенә үзләрен борчыган сорауларны да юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International