Кызганыч, кабактан чәк-чәк кенә ясамый Актаныш...

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Бакчада тәгәрәп үскән кабакның да үз бәйрәме булырга тиештер!? Актаныш бүген нәкъ менә шушы әкияти бәйрәмне оештырып, кабак кадерен шактый арттырды. Баксаң, әлеге бакча нигъмәтенннән дистәләгән төрле ризык әзерләргә мөмкин икән. Район җирлекләре моны исбат итеп, бүген район мәдәният йортында кабак, аннан әзерләнгән табын тәмнәре белән шаккаттырды. Кабак бәйрәменең өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелгән көнне оештырылуы да гаҗәп түгел - чара нәкъ менә район ветераннар Советы инициативасы белән тормышка ашырылды.

Тәмле күргәзмә белән район башлыгы Энгель Фәттахов та танышты. Кабак кабымлыклары, кабак кагы, кабак балы кебек үзенчәлекле сыйларны татып карар өчен булса да кирәк иде кабак бәйрәме. Кабак чәк-чәге ясап булса, Актаныш уңганнары аны һичшиксез пешергән булыр иде, мөгаен.

Бәйге-бәйрәм, әлбәттә, үз җиңүчеләрен дә билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International