Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Актаныш районындагы милли-мәдәни мохит, милли мәгариф системасы эшчәнлеге белән таныштканнан соң республика районнары башлыкларына максат-бурычлар билгеләде.
- Актаныш районының эш тәҗрибәсе бик күп районнарга үрнәк булырлык. Бу төбәкнең тирән тамырлы традициясе бар. Сез Актанышка карап, үзегезнең модельне үзегез табарга тиеш. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кебек барлык район башлыклары да милли мәгариф өлкәсенә тирән керә алмаска мөмкин. Ләкин сезнең уң кулыгыз булган җитәкче милли җанлы шәхес булырга тиеш. Аеруча мәгариф идарәсе җитәкчесе милли мәгариф эшен бар нечкәлекләренә кадәр күзалласын. Мәдәният бүлеге җитәкчеләренә дә шундый таләп куела. Бик күп районнарда мәгариф тә, мәдәният үз агымында. Тыныч кына үз агымына агып бара торган салга ошатам аларның эшчәнлеген.
Марат Әхмәтов озак еллар ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгәннән соң, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен җитәкләргә алынды. Элек-электән татар теле өчен фидаи, милли җанлы Марат Готыф улы бүген туган телне үстерү максатыннан шактый күләмле проект-идеяләре белән уртаклашты. Бу проектларның барысы да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплау тапкан.
Шушы көннәрдә туган теле үстерү өчен 17 төрдә грант-бәйгеләр игълан ителәчәк. Бу бәйгеләрдә милли мәгариф, иҗат, мәдәният өлкәсендәге оешмалар, аерым хезмәткәрләр катнаша ала.
Татар вакытлы матбугатына язылу өчен киләсе елга Республика Президенты 104 миллион сум акча бүлеп бирде.
- Бюджет өлкәсендәге оешмаларны газета-журналларга яздыру өчен акча юллыйсыгыз юк хәзер,- дип, сөенче алды район башлыкларыннан Марат Әхмәтов,- “Татмедиа” җәмгыяте үзәкләштерелгән рәвештә балалар бакчалары, китапханәләр, мәктәпләр, шифаханәләр, идарә структураларын татар телендәге газета-журналларга яздыруны оештырылачак.
Энгель Фәттахов Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры булган вакытта милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешендә грантлар системасын барлыкка килгән иде. Татарстан Президенты бу төр эшчәнлекне кире кайтаруны хуплады. Республиканың 20 иң үрнәк милли мәктәп һәм балалар бакчасына грантлар бирәчәкбез. Конкурс шушы көннәрдә рәсми игълан ителеп, ел ахырында нәтиҗә ясалачак.
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе “Оста сөйләүче һәм оста сөйләргә өйрәтүче мобиль төркем” барлыкка килде. Әлеге төркем республика районнарына килеп мастер-класслар күрсәтәчәк. Районнардагы иҗади активны, җитәкчеләрне, район башлыгының командасын әдәби телдә зәвык белән сөйләшергә өйрәтү өчен районнарга чыгачак.
- Җыр конкурслары белән генә татар әдәби телен үстерүдә ерак китеп булмый,- диде Марат Әхмәтов,- “Татар сүзе” әдәби тел конкурсын игълан итәргә торабыз. Айрат Арсланов, Илдус Әхмәтҗанов кебек сүз осталарын тәрбияләү максатыбыз. Укучы балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр, һөнәре буенча артист булмаган, ләкин телнең тәмен белеп, сүз осталары катнашып үзләрен танытсыннар. 21 февраль-Туган тел көнендә республикакүләм гала-концертта җиңүчеләрне бүләкләячәкбез. Комиссиянең һәрбер мөрәҗәгатенә Президент уңай җавап бирә. Безнең тәкъдимнәрне тормышка ашыру өчен 200 млн сум акча бүлеп бирелде инде. Мондый төр бәйгеләрне үзегездә дә оештырыгыз, республика югарылыгында үтә торганнарына катнаштырыгыз.
Очрашу ахырында Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов республиканың һәр районында Актанышның сәләтле балалар өчен гимназиясе кебек милли мохитлы мәктәп булдырырга кирәклеген әйтте. Габделәхәт Гыйлемхан улының тәкъдимен Марат Әхмәтов та күтәреп алды, шулай ук милли эчтәлектәге үрнәк балалар бакчасы булдырырга кушты: “Иң мөһиме- төзелеше, матурлыгы түгел, ә эчтәлеге!”- дип тә өстәде.
- Без сезнең белән минем җитәкчелектә авыл хуҗалыгы өлкәсендә бик күп эшләр башкардык. Хәзер инде милли белем бирү, тәрбия юнәлешендә кулга-кул тотынып, элеккечә бер команда булып эшлик,- диде сөйләшүгә йомгак ясап Марат Әхмәтов.