1 октябрь көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы узды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев рәислегендә оештырылган чарага җирлек яшәеше кануннарына буйсынмаучы затлар чакырылып, аларга янә бер тапкыр үз гамәлләренең закон кысаларына сыймавын аңлатырга туры килде.
Административ тәртипне бозгансың икән – җавабын да тотарга туры килә, өстәвенә гаеп фотолар белән дәлилләнгән, аңлату эшләре урында ук башкарылган. Соңгы вакытта комиссия алдына басучыларның кисәтүләрне аңлы кабул итеп, гаепләрен танып, теркәлгән тәртип бозуларны төзәтеп килүләре күзәтелә. Андыйларга административ комиссия вәкилләре дә хәер-хаклы. Кагыйдә буларак, вакытында “төзәлгәннәр” утырыштан язмача кисәтү белән “котыла”.
Пучы авылы халкының урамда йөрергә “яраткан” кәҗә-сарыклары күптән инде административ комиссиянең баш бәласенә әверелгән. Утырыш саен әлеге проблема күтәрелми калмый. Бу юлы капка астыннан чыгып качкан кәҗә бәтиләре дә Пучы җирлегеннән иде. Юкса, малларны хуҗа даими ябуда тоткан, моңа кадәр урам “бизәп” йөрмәгән алар. Әмма комиссиянең чираттагы рейдында кәҗә бәтиләре протокол төзерлек сәбәп китереп чыгарган.
Хуҗа үзе дә бу уңайдан канәгатьсезлек белдерде. “Урам тулып йөргән сарыкларны берәү дә күрми, ялгыш чыккан кәҗә бәтиләре буенча чаң сугалар”, - диде ул. Малы урамга ялгыш чыккан белән махсус рәвештә терлеген урамга озатканнар арасында аерма бар, билгеле, шуңа күрә дә хуҗа өчен комиссия карары йомшак булды: малларга күз-колак булырга дигән кисәтү белән чикләнде ул.
Бу урында инде Пучы авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итәсе килә: районның административ комиссиясенә генә йөкләп калдыру дөрес микән ул ирек сөюче сарыкларны аулауны? Проблеманы җирлек эчендә хәл итү юлларын эзләргә кирәктер, бәлки.
Актанышбаш авылында яшәүче райондашыбызны комиссия алдына китергән сәбәп тә гади генә: яланга бәйләнгән ике сыер ничектер арканнан сүтелеп, “Актаныш” агрофирмасы басуына юл алган. Гонаһ шомлыгына каршы, малкайларга агрофирма хезмәткәрләре тап булган. Ярый да сыерларның басуга махсус куып кертелмәгәнен исбат итәргә малларга “ияреп” йөргән аркан ярдәм иткән. Хуҗага язмача кисәтү ясалды.
Чалманарат җирлегендә яшәүчегә төзелгән административ протокол нигезендә дә үзара аңлашылмаучанлык ята. Ялан кырга утын һәм техника куеп торган авыл агае эшнең административ комиссиягә үк барып җитәсен башына да китермәгәндер. Баксаң, бу урынга нидер куеп торыр өчен рөхсәт алу кирәк булган. Әмма бу хакта аңа беркем бернәрсә аңлатмаган. Юкса, бу җирне кыска вакытлы арендага алып тору проблема түгел. Җирлек башлыгы белән хәл ителә торган мәсьәләнең башкарма комитеты каршындагы административ комиссиягә үк менеп җитүе авыл кешесенең тынычлыгын алган, билгеле. Әлеге гражданга карата да комиссия кисәтү белән чикләнде.
Бу юлы утырышта урамда хуҗасыз йөргән этләр проблемасы да каралды. Актанышта яшәүченең эте ычкынган һәм Бүләк урманында кәҗәгә ташланган. Кәҗә исән, гаеп танылган – комиссия карары: кисәтү. Колын авылында да бәйдән ычкынган эт хуҗасына карата тәртип сакчылары тарафыннан шикаять кергән. Проблема шулай ук уңай хәл ителгән.
Аңлашылганча, административ комиссиянең максаты райондашларыбызга штраф салу түгел, ә фәкать теркәлгән закон бозуларны анализлау, аларның сәбәпләрен ачыклау һәм алга таба мондый тәртипсезлекләрне булдырмау. Шулай да истә калдырсак иде, җәмәгать, тәртип бозган өчен җавап биргәнче, тәртипне бөтенләй бозмасак, комиссия алдына башны иеп килеп басасы да булмас иде.