5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне. Районның мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели.
Бәйрәм уңаеннан бүген районыбыз педагоглары өчен зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде. Мәгариф район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов хезмәтләрендә югары нәтиҗәгә ирешүче мөгаллимнәргә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырды.
Узган уку елында күркәм юбилейларын каршы алган укытучыларны һәм тәрбиячеләрне район укытучыларының профсоюз оешмасы җитәкчесе Айрат Кәрамов тәбрик итте.
Һөнәри бәйгеләрдә югары күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләренә бәйрәм сәхнәсеннән тәбрик һәм котлау сүзләрен Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде.
Актанышта үткән укытучылар көнендә район башлыгы Энгель Фәттахов 2 октябрь көнне 85 яшьлек олуг юбилеен каршы алган сыйныф җитәкчесен тәбрик итте. Башлангыч сыйныфтан соң Энгель Нәвап улы укуын укуын Меңнәр мәктәбендә дәвам итә. 5-8 нче сыйныфларда аларның сыйныф җитәкчесе Лена Галиева була. Бүген бәйрәм чарасында катнашкан чал чәчле мөгаллимәгә Энгель Нәвап улы ихлас рәхмәт сүзләрен ирештереп, аңа чәчәк гөлләмәсе бүләк итте.
“Ел сыйныф җитәкчесе - 2020 ” бәйгесендә җиңү яулаган Ленара Рафаил кызы Галиевага һәм “Ел укытучысы -2020” бәйгесе җиңүчесе Сания Мөдәрис кызы Гимрановага күчмә кубоклар тапшырылды.
Укытучылар көне Актанышта зур оешканлык белән үтте. Үз мәгариф хезмәткәрләренә район үзгә бүләк тә әзерләгән иде. Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Айдар Галимов Актанышның алдынгы педагогларына җыр-моңнарын тәкъдим итте.