Район башлыгы Энгель Фәттахов өлкәннәр көненә багышлап оештырылган ярминкәсе барышы белән танышты(ВИДЕОРЕПОРТАЖ)

2020 елның 3 октябре, шимбә

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов өлкәннәр көненә багышлап оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Ленин паркының уң ягында мәктәп коллективлары палаткаларны матурлап-бизәп урнаштырганнар. Өстәлләрдә көзге муллыктан әзерләнгән сый-нигъмәтләр. Мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчә-суган, кишер, сарымсак, җиләк-җимештән-слива, ремонтант сортлы кып-кызыл җиләкләр белән беррәттән бүкәнләнгән һәм тирелгән балан тәкъдим итүчеләр дә бар иде. Богады мәктәбе бакчасыннан балан җыеп алып килсә, Татар Ямалысы мәктәбе үзе үстергән кәбестәләрне килограммы 15 сумнан сатуга куйды. Базар рәтен дәвам итеп, районыбыз хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр дә күпләп авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итте. Сатучыларның һәммәсе белән аралашып, Энгель Нәвап улы сәүдә барышы белән танышты, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Янгын сагы хезмәте янында салам, печән, торф, тирес сату оештырылды. Бодай, арпа, борчак һәм кырларда үстерелгән башка бөртекле культуралар хәрби комиссариат бинасы артындагы мәйданда сатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International