Актанышта юллардагы куркынычсызлык хакында сөйләштеләр

2020 елның 2 октябре, җомга

Бүген Актанышта юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Гәбделхәев рәислегендә гамәлләштерелгән  чарада агымдагы елның тугыз аенда район юлларында теркәлгән аварияләр анализланды, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча максатчан  муниципаль программа үтәлеше каралды,  мәктәп автобуслары буенча мәгълүмат җиткерелде.

Мәктәпләрдә  укулар башлангач, юл хәрәкәтенә балалар килеп кушыла -  иминлек мәсьәләсе тагын да актуальләшә. Хәрәкәт белән бергә юл һәлакәтләренең дә артуын  кисәтә ЮХИДИ идарәсе  вәкилләре. 

Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илшат Илфат улы бу нисбәттән мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл кагыйдәләрен искә төшерүне алмаксат итеп билгеләде. Мәгариф учреждениеләре алдына куелган тагын бер бурыч –  якын арада укучыларга да, укытучыларга да юл йөрү куркынычсызлыгы буенча аңлату эшләре оештырып, инструктажлар үткәрү.

Юл хәрәкәтендә катнашкан мәктәп автобусларының балаларны йөртергә әзерлек дәрәҗәсе  дә  утырышта мөһим мәсьәләләр сафында каралды. Рейста  йөрүче техникалар буенча мәгълуматне автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе Айзат Шакиров җиткерде. Ул укучылар тарафыннан автобус эчендәге кагыйдәләрнең үтәлмәвенә басым ясады: куркынычсызлык каешларын берәү дә гамәлдән чыгармаган – фаҗигаләрдә нәкъ менә шушы каешлар кеше гомерен саклап кала. Аларны эләктереп йөрү катгый таләпләрнең берсе. Автотранспорт хуҗалыгы җитәкчесе күтәргән тагын  бер мәсьәлә –  кайбер автобусларда укучыларны озатып йөрүче җаваплы укытучыларның булмавы. Мәктәпләргә мәcьәләне  кичекмәстән хәл итү бурычы йөкләнелде.

Утырыш эшендә катнашкан район ЮХИДИ бүлеге вәкиле Ленар Ямалетдинов шушы чорга район территориясе юлларында теркәлгән автоһаләкәтләрдәге үлем очракларына тукталды. Агымдагы елда Актаныш юлларында өч кеше вафат булган. Иң аянычы, өч үлем дә юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарсызлыгы, саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан.  Аларга юл торышы да, һава шартлары да комаучаулык  тудырмаган. Саннар, узган елга карый, кимүдә, әмма әлеге күрсәткеч тынычланыр өчен сәбәп түгел.

Бүген ЮХИДИ вәкилен борчыган җитди мәсьәлә – көннәрнең кыскаруы, караңгының иртә төшүе. Тәҗрибә шуны күрсәтә: нәкъ менә көзге чорда юл-транспорт фаҗигаләре белән беррәттән юллардагы үлем очраклары да арта. Аеруча җәяүлеләр катнашындагы  һәлакәтләр трассаларда теркәлә. М-7 автотрассасында машина тәгәрмәче астына керүчеләр районның бу юнәлештәге күрсәткечләрен артка сөйри: алар, гадәттә,  хәмер кулланган, төпле яшәү урыны булмаган чит республика, регион вәкилләре булып чыга. Әмма уяулыкны авыл арасыннан машина юллары үткән җирлекләр дә югалтырга тиеш түгел. Бу нисбәттән  Ленар Ямалетдинов җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итте. Беренче чиратта нәкъ менә җирле җитәкчеләр, мәктәпнең педагогик составы  ЮХИДИ хезмәткәрләренең уң кулына әверелергә тиеш.   Алар җирлекләрдәге юл хәрәкәтенә битараф була алмый – юлларда кеше язышлары.

“Районда ел саен  диярлек исерткеч эчемлек кулланган җәяүлеләрнең  гомерләре машина тәгәрмәче астында калып өзелү факты теркәлеп тора. Моңа юл куярга ярамый. Исерек булса да, ул кеше. Аның гомере өчен барыбыз да җаваплы!”, - диде ЮХИДИ бүлеге вәкиле Ленар Ямалетдинов.

Ул шулай ук игътибарны авыл хуҗалыгы, юл-транспорт оешмаларында хезмәт куючыларның иминлегенә юнәлтте. Көзге-кышкы чорга кергәндә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә сезонлы махсус киемнәр биргәндә, аларны  утны кайтаргыч элементлар белән тәэмин итәргә бурычлы.  Гомумән, тәүлекнең караңгы вакытында юлларда җәяү, велосипед белән  хәрәкәт итүче һәркем куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Соңгы арада районда велосипедчылар да юлларда фаҗига сәбәпчеләре була башлады – уяулыкны арттыру шарт.

Юлларда килеп чыккан аварияләрдә кеше гомерен саклап калуда мөһим урынны медицина хезмәте алып тора. Ашыгыч ярдәмнең вакытында килүе үлемнән саклап кала. Бу юнәлештә район үзәк хастаханәсенең эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Ашыгыч ярдәм машиналары чакыруларга тиз реакция күрсәтә, тән ярасы алучылар, кирәк булса, Яр Чаллы шәһәренә урыннан ук озатыла.

Бүгенге утырышта юллардагы  куркынычсызлыкны тәэмин иткән юл билгеләре, ясалма тигезсезлекләр булдыру, җәяүлеләр кичүе хакында да җитди сөйләшү булды. Бу юнәлештә эшчәнлек дәвам итә. Халыктан кергән мөрәҗәгатьләр дә исәпкә алына. Комиссия рәисе Илшат Гәбделхәев үз чыгышында  авария булу куркынычы зур булган урыннарда ясалма тигезсезлекләр булдыру, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу урыннарын төзү, яңарту әһәмиятенә басым ясады.

Комиссия әгъзалары тарафыннан юлларда төзекләндерү эшләрен тәмамлау, мәктәп маршрутларында ачыкланган кимчелекләрдән арыну, җәяүлеләр юл кичүен яңарту, юл тамгалары ясау, мәгариф учреждениеләрендә инструктаж үткәрү һәм башкалар буенча карарлар чыгарылды.

Иң мөһиме, төзәтергә мөмкин булып та, җаваплы затларның ваемсызлыгы аркасында төзәтелми калган кимчелекләр өчен кеше  гомерләре  белән түләргә туры килә күрмәсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International