Әлфия Когогина «Мэрхэмэт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышында катнашты

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Казанда Кооператив институт мәйданчыгында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар «Мәрхәмәт – Милосердие»

берләшмәсе утырышы булды. Катнашу өчен Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина чакырылды.

Фикер алышуның төп темасы сайлаучыларның наказларын үтәү булды. «Узган сайлау кампанияләре барышында Татарстан Президенты һәм муниципаль берәмлекләр депутатлары адресына күпсанлы наказлар килде. Аларны гамәлгә ашырганда төп бурыч - татарстанлыларның тормыш сыйфатын яхшырту», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт - Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Әлфия Когогина Дәүләт Думасы эшенең агымдагы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International