8 октябрьдә 10 сәгатьтә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кече һәм урта бизнес вәкилләре, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча турыдан-туры эфир Инстаграмда уздырачак.
Туры эфир кысаларында Татарстан Росреестры эксперты кече һәм урта бизнес субъектлары өчен күчемсез милекне теркәү сроклары турында; документлар бирү ысуллары турында; коммерция эшчәнлеге өчен күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге һ.б. ачыклык кертеләчәк.
Сорауларыгызны хәзер үк бирә аласыз, Татарстан Росреестрының рәсми аккаунтының Direct каналында язасыз @rosreestr_tatarstana.