Актаныш районы җитәкченлеге узган атнага йомгак ясады

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Бүген хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов рәислегендә атналык киңәшмә узды. Чарада оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.


Районда оператив хәлнең торышы белән Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге вәкиле, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары таныштырды.


Рөстәм Халитов 2нче октябрь көнне узган гражданнар оборонасы буенча укыту нәтиҗәләренә анализ ясады.


Авыл хуҗалыгы тармагында эшләрнең барышы хакында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев һәм идарә белгечләре хисап тотты.


Районның башкарма комитет җитәкчесе Илшат Гәбделхаев үзәктә һәм район территориториясендә агач-куаклар утырту буенча тәкъдим фикерләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International