Энгель Фәттахов: “Төп җир эшкәртүне башкарып чыгу – ул намус эше!”

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Көзге көннәрнең җылы, коры торуына авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылардан да артыграк сөенүче булдымы икән? Алтынга тиң көннәрнең кадерен белгән хуҗалыклар шушы чорда басу-кырлардагы хезмәтләрен шактый җиңеләйтүгә иреште.


Бүгенге көндә район буенча төп җир эшкәртү 83 процент күләмендә төгәлләнгән. Кайсы хуҗалыкның нинди күрсәткечләргә ирешүе хакында бүгенге киңәшмәдә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев хисап тотты.


Күрсәткечләр белән танышканнан соң, район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге кампанияне башкарып чыгуны намус эше дип атады. Гомуми статистикага күз салсак, соңгы елларда мул уңыш алуга йөз тоткан хуҗалыклар җирне тирәнәйтеп эшкәртүгә зур игътибар юнәлтә. Ел саен андыйларның арта баруы сөенечле. План итеп куелган 27 837 гектар мәйданның 25 518 гектарында эш төгәлләнү дә моңа ачык мисал.


Нәфис Сәлимгәрәев үз чыгышында кукуруза культурасын урып-җыю темплары белән дә таныштырды. “Нигез”, “Башак” хуҗалыклары, “Чишмә” агрофирмасы бу эшне төгәлләүгә ирешкән.


Бүгенге көндә хуҗалыклар алдына куелган бурыч – кукурузадан бушаган мәйданнарны дөрес технологияләр белән эшкәртү, комбайн ремонты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International