ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2020 ел
шимбә

Быел хөрмәткә лаек райондашыбыз Рәис Хөсәенов гомеренең туксанынчы көзенә аяк баса. Кай арада үтелгән бу гомер дия ул бүген, еллар артында калган яшьлеген исәпләп. Беләктә – көч, йөрәктә дәрт ташып торганда, тормыш сәгатенең текелдәвен тыңлап утырырга вакыты булган мени ул чор кешесенең? Көнне төнгә ялгаган хезмәт белән сизелмәгәндер дә инде ул гомернең агышлары...

9 октябрь көнне  Әлфия Афзалова исемендәге район мәдәният йортында оешмалары булмаган өлкәннәр өчен концерт программасы тәкъдим ителде.


9
октябрь, 2020 ел
җомга

Буа районында кош гриппы теркәлүе рәсми төстә раслангач, районнардагы ветеринарлар чаң суга: кош-кортка гына түгел, кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч тудырган авыруыны районга кертмәс өчен алдан ук профилактик чараларны күрү мөһим.


Бүген иртән үк Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бу юнәлештә эшчәнлек башлады. Яр Чаллы территориаль бүлекчәнең ветеринар инспекторы Рәҗәп Галиев белән берлектә Актаныш ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Илнар Кадыров күпләп кош-корт асраган крестьян-фермер хуҗалыкларына чыгып, аларның башлыклары белән очрашты. Үзәктә – территориядә булган кошларны әлеге бәладән саклап калу. Ветеринария вәкилләре һәр хуҗалыкка әлеге авыру, ул китереп чыгарырга сәләтле нәҗиләр буенча белешмәлекләр таратты, җитди авыру хакында тәфсилле аңлату эшләре алып барды.

Авыл хезмәтчәннәрен зурлаган чарада Актаныштан район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә 18 кешедән торган делегация катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Актаныш муниципаль районына сәфәр кылды. Сәфәрнең максаты -район халкына гамәлдәге законнарны ачыкларга, кулланучылар базары өлкәсендә аларның хокукый белемен арттырырга ярдәм итү.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ЧАРАЛАР  ПЛАНЫ

 ("Коррупциягә каршы марафон - 2020")

Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге «Кунакчыллык буенча видеоинтенсив» белем бирү проектын тормышка ашырды.

 

Барлык видеодәресләр дә Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәгенең youtube каналында ачык рәвештә күрсәтелә: https://www.youtube.com/channel/UCKm6vysAufXnnPu1sJeCvKg  .

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 9 октябрьдән  чираттагы ялга китте. Отпуск чорына Актаныш районы башлыгы вазыйфалары район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделхәевкә йөкләнә.


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 8 октябрьдә, Актанышта  Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева халыкны кабул итте.

ЕДН - бу уңайлы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International