Буа районында кош гриппы теркәлүе рәсми төстә раслангач, районнардагы ветеринарлар чаң суга: кош-кортка гына түгел, кеше сәламәтлеге өчен дә куркыныч тудырган авыруыны районга кертмәс өчен алдан ук профилактик чараларны күрү мөһим.
Бүген иртән үк Актаныш районы ветеринария берләшмәсе бу юнәлештә эшчәнлек башлады. Яр Чаллы территориаль бүлекчәнең ветеринар инспекторы Рәҗәп Галиев белән берлектә Актаныш ветеринария берләшмәсе башлыгы урынбасары Илнар Кадыров күпләп кош-корт асраган крестьян-фермер хуҗалыкларына чыгып, аларның башлыклары белән очрашты. Үзәктә – территориядә булган кошларны әлеге бәладән саклап калу. Ветеринария вәкилләре һәр хуҗалыкка әлеге авыру, ул китереп чыгарырга сәләтле нәҗиләр буенча белешмәлекләр таратты, җитди авыру хакында тәфсилле аңлату эшләре алып барды.
Бүгенге көндә Актаныш районында дистәгә якын КФХ кош-корт асрау белән шөгыльләнә. Нәкъ менә алар беренче риск төркеменә керә дә инде. Шуңа күрә дә аңлату, кисәтү эшләре әлеге хуҗалыклардан башланды. Актаныш, Актанышбаш, Уразай авылларында эшчәнлек җәелдергән КФХлар белән беррәттән Гәрәй, Аккүз, Әҗәкүл авылларында күпләп кош тотучы шәхси затларның биләмәләрендә булды махсус төркем.
Актанышбаш кошчылык фермасы җитәкчесе Айзат Газизҗанов мондый профилактик чараның кирәкле булуын ассызыклады. Әлеге юнәлештә биш ел уңышлы эшләп килгән эшмәкәр кош гриппыннан саклануда җитди әзерлек булырга тиешлеген үзе дә билгеләп үтте.
Хәзер иң мөһиме – урамда сатып йөрүчеләрдән кош-корт алудан тыелып тору. Алай гына да түгел, авылдан-авылга мондый “тере йөк” йөртүчеләр хакында кичекмәстән район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү шарт. Шулай ук сатучылардан ветеринар белешмә сораудан да кыенсынып тормагыз – әгәр алар документларны күрсәтүдән кача икән, бу инде шикләнергә җитди сәбәп.
Республика чикләрен үтеп кергән кош гриппына ваемсызлык күрсәтергә ярамый – ул районнардагы кошчылык тармагына җитди куркыныч тудыра. Авыру ачыклана калса, территориядәге кош-кортларны яндыру юлы белән тулысынча юкка чыгарырга мәҗбүр булачак белгечләр. Башкача бу зәхмәттән котылу юлы юк. Аннан соң исә бер еллык карантин игълан ителәчәк. Шуңа күрә авыруны район территориясенә кертмәүдә һәркем җаваплылык тойсын иде!
Кызганычка каршы, ау сезоны да килеп туган вәзгыятьне шактый катлауландыра. Кыр үрдәкләре әлеге авыруга бирешмәсә дә, алар кош гриппы вирусын йөртүчеләр булып исәпләнә. Димәк, алардан чирнең йогу куркынычы бар. Кыскасы, саклык, саклык һәм тагын бер тапкыр саклык!
Искәртеп үтәбез, Татарстан өчен кош гриппы яңалык түгел. Моннан өч-дүрт ел элек “канатлы каза” Лаеш районында теркәлгән иде.