Бүген, 8 октябрьдә, Актанышта Татарстан Республикасы Президентының Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы Роза Килькеева халыкны кабул итте.
Кабул итүгә алдан ук язылып килгән райондашларыбыз торак мәсьәләләре, суд карары чыгарылган түләүләр буенча белән мөрәҗәгать итте.
Һәркемнең борчыган проблемасы язып алынды, аларны хәл итү буенча җаваплы затларга күрсәтмәләр биреләчәк.