ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ: Качкын авылында яшәүче тыл ветераны Рәис Хөсәенов 90 яшен каршы алды

2020 елның 10 октябре, шимбә

Быел хөрмәткә лаек райондашыбыз Рәис Хөсәенов гомеренең туксанынчы көзенә аяк баса. Кай арада үтелгән бу гомер дия ул бүген, еллар артында калган яшьлеген исәпләп. Беләктә – көч, йөрәктә дәрт ташып торганда, тормыш сәгатенең текелдәвен тыңлап утырырга вакыты булган мени ул чор кешесенең? Көнне төнгә ялгаган хезмәт белән сизелмәгәндер дә инде ул гомернең агышлары...


Бүген Качкын авылында гомер кичерүче юбилярның җилкәләрендә кырык еллык хезмәт стажы ята. Эшнең дә тир түгеп эшли торганы – терлекчелек өлкәсендә сынатмый намуслы хезмәтен куя ул.


“Тугач эшли башлаган идем, картайганчы эшләдем”, - ди туган көн иясе, шул шанлы елларын хәтерендә яңартып.


Хезмәте белән беррәттән хөрмәтен дә тоеп яши Рәис ага. Авыл халкы, хезмәттәшләре алдында абруйлы шәхес була. Мәхәббәткә, аңлауга корылган гаилә тылы да ныклы була аның. Тормыш иптәше белән биш бала тәбияли алар. Рәйсә апа Рәис абыйны бәхетле ата итә: тезенә утыртып сөялек дүрт кыз, нәсел дәвамчысы итеп бер ир бала бүләк итә.


Бүген инде балалар канат ныгыткан нигез кош очырткан ояны хәтерләтә: малай-кызлар үсеп, дөньяда үз урыннарын булдырганнар. Барысы да шәһәргә тартылган аларның. Тик авылдагы әтиләрен даими хөрмәтләп, аның хәлен белеп, янына кайтып торалар.


Бүгенге юбилей иртәсендә дә балалар туган нигезгә җыйналган иде. Тормышның туксанынчы баскычына күтәрелгән әтиләрен бөтереп алып, рәхмәт сүзләре ирештерә алар. Бәйрәмчә корылган табын, өстәл түрендәге данлыклы Усы чәк-чәге, кайнар аш – барысы да кадерле әтинең, яраткан бабакайның туган көне хөрмәтенә.


Бүгенге олуг юбилей сөенечен район, җирлек җитәкчелеге дә уртаклашты. Актаныш муниципаль районының мәдәният һәм социаль агарту бүлеге җитәкчесе Альберт Мансуров туган көн иясен котлап, Рәис агага Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды.


Җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәев тә җирлекнең тыл хезмәтчәне, өлкән буын вәкиленә изге теләкләрен юллады.


Өлкәннәр ункөнлегенә туры килгән юбилей икеләтә бәйрәмгә әверелде. Туксан яшен үз аякларында, акыл сафлыгында, балалар янәшәсендә каршы алган Рәис ага дөньяга яратып бага бүген - шөкер, гомер зая үтелмәгән, киләчәк көннәр дә сәламәтлек, аяз күкләр, ил иминлеге белән сөендерә күрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International